Тәртип бозучыга 500 сум штраф
Тукай районының бер авылында 41 яшьлек ир-ат, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә, үз йорты янында тавыш чыгара. Ул кешеләр янында әшәке сүзләр белән сүгенә, куллары белән селтәнә.
Суд бу гамәлне иҗтимагый тәртипне бозу дип бәяләде. Ир-ат үзе дә гаебен таныды. Хокук бозучының беренче төркем инвалид икәнлеген, аның тәрбиясендә балигъ булмаган баласы һәм әнисе булуын истә тотып, аңа 500 сум штраф салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев