Якты юл
  • Рус Тат
  • Сездә чәчәкләр үсәме?

    Язгы санитар чистарту һәм төзекләндерүдән соң район җитәкчеләре авыл җирлекләрендә башкарылган эшне тикшереп чыккан иде. Тикшерү барышында башкарылган эшләр белән бергә җитешсезлекләр дә күренде. Аларны бетерү өчен ниләр эшләнгәнен күреп кайту өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендәге комиссия шушы көннәрдә тагын бер кат авылларда булды. 

    Илфак Бариев белән бергә авылларга чыккан район мәдәният бүлеге башлыгы Эльмира Әхмәтҗанова, мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдинов, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Мөхәммәтҗанова, мәгариф идарәсе методисты Азилә Афанасьева һәр объекттагы үрнәк күренешләрне барлап, кимчелекләрне кәгазь битенә теркәп бардылар. Комиссия әгъзалары мәктәп һәм мәдәният йортлары директорларына, китапханә һәм балалар бакчалары мөдирләренә киңәшләрен дә бирделәр.
    Җәй уртасы җитте, социаль-мәдәни учреждениеләрнең гөлбакча эчендә утырган чагы. Ә менә Илфак Бариев фикеренчә, бакчаларны гөлләр җәен генә түгел, яздан көзгә кадәр берөзлексез бизәп торырга тиеш. «Клумба һәм чәчәк түтәлләрен шундый итеп ясарга кирәк, алар һәрвакыт чәчәк атып утырсын. Уйлап, алдан күреп эшләгәндә моңа ирешергә була, бары максат кую, планлаштыру һәм иренмәү мөһим», – дип Илфак Шамилевич үз фикерен һәр авылда, һәр учреждениедә җиткерергә тырышты. «Чисталык һәм тәртип саклаудан тыш, һәр ел саен нинди дә булса алга китеш күренергә тиеш. Үрнәк алыйм дигән кешегә читкә түгел, үзебезнең авыл җирлекләренә чыгарга гына кирәк. Әйтик, Круглое Поле яки Түбән Суыксу авыл җирлегенең тәҗрибә уртаклашырлык мөмкинлекләре бар, мөрәҗәгать итүче булса, кире какмаслар, ярдәм итәрләр», – диде комиссия башлыгы уйланырга, эзләнергә киңәш итеп. 
    Билгеле, мөмкинлекләр бөтен җирдә бер түгел. Шартлар да үзгә. Кемнеңдер территориясе зур, ә штаттагы хезмәткәрләре аз, ягъни эш йөкләрлек кешесе дә юк. Мисал итеп Теләнче Тамак мәдәният йортын яки Күзкәй мәктәбен алыйк. Территорияләре бик зур, үләнен чабып чыгу өчен генә дә шактый көч кирәк бит. Мәктәпләр быел укучыларны җәлеп итә алмады, барлык эш, шул исәптән укучыларның тәҗрибә участокларында да, педагоглар һәм башка хезмәткәрләр көче белән башкарыла. Шунысы мактауга лаек, мәктәп яны бакчаларының берсендә бер чүп үләне күренмәде. Яшелчә түтәлләре, бәрәңге буразналары ялт итеп тора, әйтерсең, яңа уталганнар. Үләне чабылып бетмәгән территорияләр бар, ләкин алары да кемдер теләмәгәннән түгел, бары өлгермәгәннән генә. 
    Гомумән, территорияләр чүп-үләннәрдән арындырылган. Кайберләрендә гөлләргә генә түгел, әкият геройларына да урын табылган. Комсомолец мәдәният йорты хезмәткәрләре хәтта иске велосипед рамнарын ачык төсләргә буяп чәчәкләр арасына куйганнар – үзенчәлекле бер табыш.
    Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең ишек аллары, чәчәк бакчалары балалар өчен кызыклы итеп бизәлгән. Һәр бакча үз йөзе белән аерылып тора. Сосновый Бор, Шилнәбаш, Кнәз, Яңа поселогы, Яңа Бүләк, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Калмаш һәм тагын башка күп кенә авыллардагы балалар бакчаларында мөдирләрнең, хезмәткәрләрнең тырышлыгы күренеп тора. Төрле җәнлекләрнең, йорт хайваннарының, киек кошларның сыннары, җил тегермәннәре, агачтан буралап эшләнгән коелар, җигүле атлар – ниләр генә юк аларда. 
    Ләкин күпчелек ишек алларында гөлләр тоташ озын түтәл итеп утыртылган. Комиссия башлыгы фикеренчә, бу бертөрлелектән котылырга вакыт җиткән, түтәлләрне заманча клумбалар алмаштырырга тиеш. Аларны территориянең үзенчәлекләреннән чыгып планлаштырырга кирәк.
    Күзгә бәрелеп торган сүтеләсе корылмалар турында әйтми булмый. Теләнче Тамактагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбен, мәсәлән, яраксызга чыккан биналардан арындырасы бар. Күзкәй урта мәктәбе дә файдаланылмый торган тузган корылмаларга бай. Төзекләндерүгә мохтаҗ биналарга килсәк, мисал өчен, Таулардагы мәдәният йорты һәм мәктәп урнашкан бинаның штукатуркасы коела. Калмаш мәктәбенең ишек алды тигезләгәнне көтә. Сосновый Бордагы «Солнышко» балалар бакчасының төзелгәненә биш ел, ә фасады инде ремонт сорый. Мерәстә учреждение исемнәре язылган элмә такталар искергән. Югары Байлар авылы клубына су үткәрергә кирәк. «Унөч ел өйдән су ташыйм», – дип зарлана клуб мөдире Әлфия Дульфанурова. Кыскасы, социаль-мәдәни учреждениеләр территорияләрендә эш җитәрлек. Әлбәттә, хуҗалар, ягъни мөдирләр, директорлар көчләре җиткәнен башкарырга вәгъдә итәләр. Ләкин ярдәм һәм чыгымнар сорый торганнары бар. Алары үз вакыты белән эшләнер, авылларның төзеклеген җитәкчелек күз уңыннан төшерми икән, димәк, яңарышка ышаныч бар. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: