9 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Күзкәй авылында Җиңү бәйрәме якты истәлекләргә бай булды
Залга җыелган сугыш һәм тыл ветераннары,сугыш чоры балалары һәм ятимнәре өчен бу көн, әлбәттә, сагышлы да булды-- хәтирәләр йомгагы кабат сүтелде. Әмма бәйрәм мохите, мәктәп укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж, анда балалар теле белән илне фашист илбасарларыннан саклап калган өлкән буынга -әби-бабаларына ихлас рәхмәт сүзләре яралы күңелләрдә горурлык хисе уятты.Күр, нинди...
-
Тукай районының Бәтке авылында яшәүчеләр “Үлемсез полк” акциясендә быел тагын да активрак катнаштылар
Бүгенге "Үлемсез полк" акциясендә Тукай районыннан 4 меңнән артык кеше катнашты. Чара барлык авыл җирлекләрендә узды. Бәтке авылында гына да акциягә җыелучылар саны 500гә җитте. Сугыш юлын үткән бабаларының портретлары белән биредәге чарага республика кунагы - РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлеге управляющие Эдуард Вафин һәм район башлыгы Васил Хаҗиев...
-
Җәйге сезонда тизлек режимын сакламаучы тукайлылар саны кискен арта
Җәйге сезонга керүгә трассаларда автомобиль хәрәкәте көчәя, машиналар сизелерлек арта. Шуның белән белән бергә, бәрелешүләр, кюветка чыгып әйләнүләр, җәяүлеләр катнашындагы аварияләр дә күбәя. Һәлакәтләр, нигездә, тизлек режимын сакламау белән бәйле. Авария ситуациясе килеп чыкканда машина йөртүче кирәкле чараны күрергә өлгерә алмый кала. Тизлек педаленә баса башлаганда ук һәр йөртүче үзенең...
-
Тукай районы Бәтке авылында үткән бәйрәм митингында меңнән артык кеше катнашты
Авылның мәдәният йорты каршында үткән тантанада яңа гына тәпи баскан сабыйлар да, күпне күргән чал чәчле өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Бүген җирлектә бердәнбер исән ветеран яши. Ул Сталинград сугышында катнашкан Петр Иванович Главнов. Ләкин ул инде олы яшьтә булу сәбәпле, бүгенге тантанда катнаша алмады. Бәткедә шулай ук 14 сугыш...
-
Тукай районы Новотроицкое авылында исерек йөртүче һәлакәт китереп чыгарган
Эчкән килеш руль артына утырган 36 яшьлек ир-ат, Новотроицкое авылы эчендә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара, үзенең һәм тагын ике кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Әлеге ир-ат «Лада Калина» машинасында Комсомолец поселогыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итә. Алкогольле эчемлек кулланган булуы өстенә, тизлеген дә тиешледән арттыра һәм рульдә 59 яшьлек хатын-кыз булган...
-
Тукай районы ветераны Әмир Шәрифуллин: «Сугышка китәр өчен аяк астына таяк куеп буйны «үстерергә» туры килде»
Бөек Ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә Калмаш авылында кече кызы Алия һәм кияве Фәнил тәрбиясендә яшәүче Әмир Шәрифуллин узган кыш 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Унжиде яше тулуга, 1943 елда, армия сафларына алынган ул. Хәрби хезмәтнең, сугышның урау юлларын үтеп, 1950 елда гына армиядән бөтенләйгә әйләнеп кайткан.
-
Тукай районыннан Шәүкәт Әхмәтнәҗипов сугыштан соң биш ел үткәч кенә авылына әйләнеп кайткан
Шәүкәт Әхмәтнәҗиповка Бөек Ватан сугышы башланганда унбиш яшь була. Ул вакытта Шәүкәт колхозда эшли. Иң беренче булып сугышка абыйсы Өлфәтне алып китәләр. Кызганычка, әти-әнисенә олы улларын кабат күрү насыйп булмый. Аның Белоруссиядә үлеп калуы турында өчпочмаклы хат кына килә. Шәүкәтне исә армиягә 18 яше тулгач, 1944 елның башында чакыралар. Шәүкәткә...
-
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, сугышчы-интернационалистлар!
Барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән котлыйм. Ватанны саклау - ир-егет өчен изге бурыч. Азатлык, тынычлык хакына корал тотып сугышка киткән, геройларча һәлак булган илебезнең батыр уллары һәм кызлары алдында без мәңгегә бурычлы. 1418 көн һәм төнгә сузылган бу канкойгыч сугышның тәмамлану көне - 9 Май -...
-
Җиңү бәйрәме белән!
Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрик итәм. Җиңү алып килгән май иртәсеннән күп еллар узуга карамастан, илебез солдатларының батырлыгы халык хәтерендә мәңге калачак. Азатлык өчен башын салганнарны, сугыштан соң яраларыннан вафат булганнарны истән чыгармау, исәннәрне хөрмәтләү - һәрберебезнең...