Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының Бәтке авылында яшәүчеләр “Үлемсез полк” акциясендә быел тагын да активрак катнаштылар

Бүгенге "Үлемсез полк" акциясендә Тукай районыннан 4 меңнән артык кеше катнашты. Чара барлык авыл җирлекләрендә узды. Бәтке авылында гына да акциягә җыелучылар саны 500гә җитте. Сугыш юлын үткән бабаларының портретлары белән биредәге чарага республика кунагы - РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлеге управляющие Эдуард Вафин һәм район башлыгы Васил Хаҗиев...

Бүгенге "Үлемсез полк" акциясендә Тукай районыннан 4 меңнән артык кеше катнашты. Чара барлык авыл җирлекләрендә узды. Бәтке авылында гына да акциягә җыелучылар саны 500гә җитте. Сугыш юлын үткән бабаларының портретлары белән биредәге чарага республика кунагы - РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлеге управляющие Эдуард Вафин һәм район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.
Акциядә катнашучылар авылның үзәгеннән башлап, өч урамны әйләнделәр. Аннары бәйрәм митингы урынына - авылның мәдәният йорты каршына әйләнеп кайттылар.
"Үлемсез полк" бакча балаларыннан башлап, шактый өлкән яшьтәгеләргә кадәр берләштерде. Кайберәүләр колоннага юлда кушылып китте. Портрет алып баручылар арасында Әфган, Чечня хәрәкәтләре ветераннары да бар иде. Әби-бабайларының фотоларын тоткан балалар сугыш турында җырлар да башкардылар. Һәркемнең карашында хәтер, ерак үткәннәргә хөрмәт һәм ата-бабаларыбыз батырлыгы белән горурлану хисе чагыла иде.
Бәтке мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гөлфия Әхмәтҗанова "Үлемсез полк" акциясенә бөтен гаиләсе белән чыккан. Алар 31 яшендә яу кырында батырларча һәлак булган ерак бабалары Шакир Әхмәтҗановның һәм аның хатыны Фәһимә Әхмәтҗанованың портретларын тотканнар. Шакир сугышка киткәндә Фәһимәсе өч бала белән, дүртенчесенә йөкле булып калган. Ире хәбәрсез югалган. Фәһимә балаларын ялгызы үстергән. Колхозда да алдынгы булган, хезмәте Ленин Ордены белән бәяләнгән. "Ерак бабабызның улы, ягъни минем әтием Әсвәт бу тарихны оныкларга бәйнә-бәйнә сөйләде", - ди Гөлфия ханым. Шуңадыр, бүген Бәтке мәктәбенең беренче сыйныфында укучы оныкчык Солтан Галәветдинов та, гаиләдәге башка балалар да Бөек Җиңүнең ни барәбәренә яуланганын яхшы күз алдына китерәләр.
Әлеге гаилә белән рәттән атлаучы, мәктәпнең дүртенче сыйныфында белем алучы Роман Шиляев та ерак бабасы Тимерхан Низамовның батырлыгы турында хәбәрдар. "Минем бабам ике мәртәбә әсирлектә булган", - ди ул. Шулай ук ерак әбисе, тыл хезмәтчәне Нина Сопунова исеме белән дә горурлана Роман.
"Үлемсез полк" акциясендәге һәр портретның үз тарихы, үз батырлыгы. Бу чара үткәннәргә хөрмәт тәрбияләп кенә калмады, Бәтке авылында яшәүчеләрне тагын бер мәртәбә берләштерде дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев