Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Күзкәй авылында Җиңү бәйрәме якты истәлекләргә бай булды

Залга җыелган сугыш һәм тыл ветераннары,сугыш чоры балалары һәм ятимнәре өчен бу көн, әлбәттә, сагышлы да булды-- хәтирәләр йомгагы кабат сүтелде. Әмма бәйрәм мохите, мәктәп укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж, анда балалар теле белән илне фашист илбасарларыннан саклап калган өлкән буынга -әби-бабаларына ихлас рәхмәт сүзләре яралы күңелләрдә горурлык хисе уятты.Күр, нинди...

Залга җыелган сугыш һәм тыл ветераннары,сугыш чоры балалары һәм ятимнәре өчен бу көн, әлбәттә, сагышлы да булды-- хәтирәләр йомгагы кабат сүтелде. Әмма бәйрәм мохите, мәктәп укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж, анда балалар теле белән илне фашист илбасарларыннан саклап калган өлкән буынга -әби-бабаларына ихлас рәхмәт сүзләре яралы күңелләрдә горурлык хисе уятты.Күр, нинди сәләтле, рәхмәтле алмаш буын үсә. Бәйрәмгә җыелучыларны район хакимияте, муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән "Якты юл" газетасы редакторы Инзилә Әхмәтгәрәева котлады. --Ветераннарыбыз бик аз калды инде. Күзкәй авыл җирлегендә алар икәү генә. Аларга, тылда фронт тоткан өлкәннәребезгә, сугыш чоры балалары һәм ятимнәренә бүгенге буын кешеләре исеменнән ихлас рәхмәтемне җикерәм. Тиңе булмаган канлы сугышта илнең азатлыгын саклауда аларның барысының да керткән өлешен бәяләп бетерерлек түгел,-диде ул. "Ярыш"хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров авылдашларын Бөек Җиңү көне белән котлап, сугыш чоры балалары һәм сугыш ятимнәрен борчыган мәсьәләгә дә кагылды." Сугыш чорының авырлыгын үсмер чагында ук үз иңнәрендә күтәргән бу буын әле һаман үги бала хөкемендә- рәхимлектән мәхрүм алар.Тик безнең генә кулдан килә торган мәсьәлә түгел бу, мөмкин булган хөрмәтне күрсәтергә тырышабыз.Без өлкән буынга чиксез рәхмәтле",-диде ул. Сәхнәдән сугыш елларына багышланган тетрәндергеч шигырьләр, җырлар агыла. Шат күңелле балалар, өлкәннәрне сөендерер өчен берсеннән- берсе матур номерлар әзерләгәннәр, җырчыларыбыз да җырларны килештереп сайлый белгәннәр.Бәйрәмнең дулкынландыргыч кульминациясе,мөгаен, бәйрәм залына "Үлемсез полк" акциясенә кушылган балаларның килеп керүе булгандыр. Бу акция-- Бөек Ватан сугышында җиңү бәрабәренә үзен-үзе аямаган һәр кешенең хәтердә булуын, онытылмавын искәртү. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы сугышкан, тылда җиңү көнен якынайту өчен тырышкан бабаларының, туганнары, якыннаының фотографияләрен тоткан. Залдагылар фотографияләрдән таныш йөзләрне эзли. Рифат Нуриев әбисенең әтисе Гыйльмулла Гыйльметдинов фотосын тоткан."Бабай сугыш башлану белән фронтка киткән, берничә генә хаты килергә өлгергән. Флүрә әбиемнең тууын да белмичә, Смоленск янында барган каты сугышларда һәлак булган"-ди Рифат. Алмаз Ситдыйков кулында Яңа Байлар авылыннан сугышка киткән, төрле сугышларда катнашып,исән-сау әйләнеп кайткан карт бабасы Имаметдин Вөҗетдиновның фотосын горурлык белән тотып тора. Бабасы җиңү яулап кайткан солдат, сугыш җимерекләрен торгызу, авылны аякка бастыру өчен төрле эшләрдә эшли. Кыскасы, һәр фотода-- сугыш елларында тиңсез батырлык күрсәткән авылдашлар. "Үлемсез полк" акциясе- безнең хәтирәбез, ул геройлар турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итә.Бу исә килер бүгенге һәм киләчәк буыннага кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев