Тукай районы Новотроицкое авылында исерек йөртүче һәлакәт китереп чыгарган
Эчкән килеш руль артына утырган 36 яшьлек ир-ат, Новотроицкое авылы эчендә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара, үзенең һәм тагын ике кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Әлеге ир-ат «Лада Калина» машинасында Комсомолец поселогыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итә. Алкогольле эчемлек кулланган булуы өстенә, тизлеген дә тиешледән арттыра һәм рульдә 59 яшьлек хатын-кыз булган...
Эчкән килеш руль артына утырган 36 яшьлек ир-ат, Новотроицкое авылы эчендә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара, үзенең һәм тагын ике кешенең сәламәтлегенә зыян китерә. Әлеге ир-ат «Лада Калина» машинасында Комсомолец поселогыннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итә. Алкогольле эчемлек кулланган булуы өстенә, тизлеген дә тиешледән арттыра һәм рульдә 59 яшьлек хатын-кыз булган икенче «Лада Калина» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, өч кеше җәрәхәтләр ала, больницага барудан барысы да баш тарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев