9 апрель 2020 яңалыклары
-
Бәширов: Татарстан барлык төбәкләр өчен дә үрнәк булырга тиеш
Республика катлаулы хәлләргә хәзер күп кенә субъектлардан яхшырак әзерләнгән
-
Сертифи-катны алмаш-тырырга кирәкми
2020 елдан ана капиталының суммасы артты. Ләкин элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
-
Чаллыда 3 кеше коронавирус йоктырган
Өч очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак.
-
Игенчеләргә ярдәм
Вирусның һава-тамчы юлы белән таралуын кисәтүдә медицина битлекләре куллануның нәтиҗәсе бар, ди белгечләр. Тик менә ул битлекләрне табуы кыен хәзер. Аптекаларда күптәннән күренми инде алар. Хәтта кайбер сәнәгать предприятиеләрен, эре ательеларны битлекләр тегүгә күчерсәләр дә, кытлык саклана. Ә урамда, эш урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк.
-
Кондратьев: Конституциядә яшьләр сәясәтен искә алу аларга ярдәм итүгә китерәчәк
Россия һәм аның субъектларының уртак карамагына шулай ук яшьләр сәясәтендәге гомуми мәсьәләләрне дә өстәргә ниятлиләр.
-
Миңнеханов Covid-19ны диагностикалый торган Россиядә беренче мобиль комплексны карады
Япониядән белгечләр җәлеп итеп, Татарстанда йогышлы авыруларны тиз диагностикалау буенча мобиль комплекс ясаганнар
-
Янгынга каршы режим
10 апрельдән 17 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
-
Волонтерлар өлкәннәр янында
Волонтерлык эшен үз өсләренә алган Князево мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көннәрдә Казиле авылында гомер итүче өлкәннәр янына бардылар.
-
Кеше хокукларын яклау
Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Тукай районы буенча ярдәмчесе итеп Айгөл Хәбибҗан кызы Мөхәммәтҗанова билгеләнде.