9 февраль 2018 яңалыклары
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 4нче катнашучылары
«Иң үзенчәлекле фото» номинациясенә фотоны шулай ук газетабызның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «бите» аша кабул итеп алдык. Фотоны безгә Калмаш авылыннан Гүзәл Корнева җибәрде. «Бәйгегә туй көне төшерелгән фотоны җибәрәм. Иң яраткан сурәтләремнең берсе ул. Фотодан ниндидер сихрилек, романтика, тынычлык бөркелеп тора сыман», - дип язган безгә Гүзәл. «Мәхәббәт канатында» исемле...
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 3нче катнашучылары
Газетабызның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «бите»нә Люба Лаврентьевадан мондый хат килде: «Без булачак ирем Руслан белән Интернет аша таныштык. Мин Казан янындагы бер шәһәрдән, ул Тукай районы Борды авылы егете иде. Таныштык, сөйләшеп тордык, бер тапкыр гына күрештек тә, аны армия сафларына алдылар. Армиядән аны көтеп алдым. Һәм 2014 елның 14...
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 2нче катнашучылары
Бикләннән Илзирә һәм Радик Ибраһимовлар. Әлеге күркәм гаилә «Мәхәббәт канатында» бәйгесенә үзләренең иң матур фотоларын җибәргәннәр. Бу сурәт чын мәгънәседә «Иң үзенчәлекле фото» номинациясендә җиңү яуларга дәгъва кыла ала. «Мәхәббәт канатында» исемле бәйгесенең башка катнашучылары турында моннан укыгыз: Беренче катнашучылар Өченче катнашучылар Дүртенче катнашучылар Бишенче катнашучылар Алтынчы катнашучылар Җиденче катнашучылар...
-
Тукай районы яшьләре кышкы шинаны сыный
Тукай районы яшьләре кышкы шинаны сыный
-
Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә
Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе...
-
Түбән Суыксуда җыен дустанә мохиттә үтте
Түбән Суыксу авыл җирлегендә халык җыены, башка еллардагыча, тыныч мохиттә үтте. Җирлек башлыгы Флер Ихсанов бу вазифага килгәннән соң беренче мәртәбә мондый чарада авылдашлары алдында хисап тотты.
-
Район Советының XXIII утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. 2017 елга Тукай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2018 елга куелган бурычлар турында. Утырыш 2018 елның 15 февралендә 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Юлы да кирәк, газы да кирәк, суы да җитми, ләкин халык һаман Кече Шилнә җирлегенә агыла
Районда халык җыеннары - авыл җирлекләренең еллык хисап җыелышлары дәвам итә. Районның яңа җитәкчелегенә авыл халкының сораулары күп. Кече Шилнә авылы җирлегендә исә, һәр елдагыча, сорау-тәкъдимнәр, шелтәләр аеруча күп яңгырады. Җыен, алдан билгеләнгән регламентка сыеша алмыйча, өч сәгатьтән артык дәвам итте. Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның Кече...
-
Пәйгамбәребез киңәше
Пәйгамбәребез дин кардәшләренә биргән 7 мөһим киңәшен һәрчак истә тотыгыз. Алар сезгә иманлы булып яшәргә ярдәм итәр. Менә ул киңәшләр: 1. Ике нәрсәне һәрвакыт хәтердә тот: Аллаһы Тәгаләне һәм әҗәлне. 2. Ике нәрсәне оныт: башкаларга кылган яхшылыгыңны һәм башкалар сиңа эшләгән яманлыкны. 3. Кылган явызлыкны гафу итә бел. 4. Кеше...
-
Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия апа Сәлимова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте
3 февраль көнне Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия апа Сәлимова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. -Хөрмәтле Фәүзия апа, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп...
-
9 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 9 февраль көнне, Тукай районында, күк йөзе аяз булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -13 градус салкынлык, төнлә -17 градус. Җил секундына метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -15 градус салкын булачак.