Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия апа Сәлимова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте

3 февраль көнне Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия апа Сәлимова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. -Хөрмәтле Фәүзия апа, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп...

3 февраль көнне Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия апа Сәлимова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

-Хөрмәтле Фәүзия апа, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк өлге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, - дип район башлыгы Рөстәм Илдусович тыл ветеранына Рәсәй Президентының шәхси котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды .Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Фердинантовна, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Махмутовичлар да изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырдылар. Фәүзия апаның улы Әфган сугышы ветераны Рәифнең үзе язган җыры белән әнисен котлавы күңелләргә май булып ятты. Кызлары да шәп итеп гармунда сыздырды, моңлы итеп җырлап та бирде. Гомере буе фермада сыер савып, тракторчы мәрхүм ире Мәсгут абый белән тәрбияле,укымышлы, җырга-моңга бай итеп 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Фәүзия апа туксан яшен тутырганда, яраткан балаларының таянычы, кадерлесе, туганнарының хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзенә аяк баса.

Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор Фәүзия апа өчен.- Сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәткән, аларның игелекле хезмәтләрен онытмаган җитәкчеләребезнең күңелгә ятышлы гамәлләре яшьләргә үрнәк булып тора, -диде Фәүзия апа, олы рәхмәтләрен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев