Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Суыксуда җыен дустанә мохиттә үтте

Түбән Суыксу авыл җирлегендә халык җыены, башка еллардагыча, тыныч мохиттә үтте. Җирлек башлыгы Флер Ихсанов бу вазифага килгәннән соң беренче мәртәбә мондый чарада авылдашлары алдында хисап тотты.

Җирлек - шәхси ихаталар елдан-ел күпләп арта торган территорияләрнең берсе. Узган ел хосусыйлаштырылган йортлар гына 31не тәшкил итә, алар төзелә тора. Шуның белән бергә инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе дә җирлектә кискен тора.

Киләсе елга бу юнәлештә башкарасы күләмле эшләрдән Яңа Мусабай авылын су белән тәэмин итүдә беренче адымнар ясалганын әйтеп үтте Фаил Камаев. Җирлек башлыгы Флер Ихсановның белдерүенчә, проект инде әзер.

Җыенда яңа зиратны торгызуда үз өлешләрен кертүчеләргә, техника белән ярдәм иткән «Азык-төлек корпорациясе»нә рәхмәт белдерелде. Әле койма куясы, участокны тәртипкә китереп бетерәсе бар, авылдашлар бу эштән дә читтә калмасыннар иде, диелде. Наис Сәйфетдинов чишмә янындагы чүплек турында бик ачынып әйтте. Җыештырдык, ләкин территория тагын чүпкә батты, диде ул.

Соңыннан авыл тормышына үзләреннән саллы өлеш кертүчеләргә, алдынгы мәктәп укучыларына, уллары армия сафларында хезмәт итүче әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев