Юлы да кирәк, газы да кирәк, суы да җитми, ләкин халык һаман Кече Шилнә җирлегенә агыла
Районда халык җыеннары - авыл җирлекләренең еллык хисап җыелышлары дәвам итә. Районның яңа җитәкчелегенә авыл халкының сораулары күп. Кече Шилнә авылы җирлегендә исә, һәр елдагыча, сорау-тәкъдимнәр, шелтәләр аеруча күп яңгырады. Җыен, алдан билгеләнгән регламентка сыеша алмыйча, өч сәгатьтән артык дәвам итте. Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевның Кече...
Халыкны борчыган сораулар - ул юклык. Юллар юк, газ юк, су юк, ут юк. Шулай да, юк дип тормыйлар, Кече Шилнә авыл җирлеге елдан-ел үсә, зурая. Авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитонов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, хуҗалыклар соңгы дүрт ел эчендә 532гә, теркәлгән халык 2438гә арткан. Ә яши торган кешеләр исә теркәлүчеләргә караганда да күбрәк, җәйге чорда авыл җирлегендә халык саны 100 меңнән артып китә, дип хәбәр итте Генадий Николаевич. Бюджет үтәлеше буенча хисап тотканда башлык 2018 елның 1 гыйнварына авыл җирлегендә 10 миллион сумнан артык акча калганлыгын хәбәр итте.
Яр Чаллы шәһәренә бик якын урнашканга, авыллар, нигездә, шәһәр халкы исәбенә үсә. Фаил Камаев билгеләп үткәнчә, Тукай районы бюджетының зур темпта үсә, зурая барган җирлекнең бөтен мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек мөмкинлеге юк, шулай да Тукай районы территориясендә яшәгән һәр кеше төзек инфраструктурага лаеклы.
Генадий Харитонов яңа төзелгән йортларга газ үткәрү тәртибен аңлатты. Башлык чыгышыннан күренгәнчә, Восточный микрорайонында халык инвестор белән килешү төзеп газлы булган, ә Ближний микрорайонында исә А. Насыйбуллина җитәкчелегендәге инициатив төркем шәһәр ягындагы газүткәргечкә кушылу өчен техник шартлар алган. Генадий Николаевич әйткәнчә, газүткәргечләрне төзү җирле үзидарә карамагына керми. Авыл җирлеге бу очракта бары тик эшләрне оештыру белән шөгыльләнә.
Авылларны газлаштыру буенча район җитәкчелеге Яр Чаллы шәһәре хакимияте, «Чаллы-Газ» оешмасы белән берлектә бүгенге көндә «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖ белән эшлекле сөйләшүләр алып бара. Бу өлкәдә күпме күләмдә эш башкарылыр, хәзер әйтүе кыен. Фаил Камаев газлаштыру мәсьәләсен, шул исәптән су кертү, канализация суларын чистарту, юллар төзеклеген дә кискен торган проблемалар рәтендә атады. Бүгенге көндә район буенча 20 меңнән артык йортка газ үткәрелмәгән. Фаил Мисбахович әйткәнчә, башка кайбер районнарда шәхси торак төзелеше елына 6-9 мең квадрат метр булса, Тукай районында бу 80-90 мең квадрат метр. Якын киләчәктә шушы җирләрнең инфраструктур үсеше буенча программа кабул ителергә тиеш.
Су белән тәэмин ителешкә килгәндә, Кече Шилнә авыл җирлегендә бу эшләр белән «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте шөгыльләнә. Җыен вакытында халык суның кыйммәт булуы, сыйфаты һәм аның җитмәвенә зарланды. Җәмгыять җитәкчесе Риф Миңнекәев: «Су өчен түләү тарифлар комитетында расланды. Сыйфатына килгәндә, ул табигать үзенчәлеге, суның составында тимер күп. Бу очракта һәр хуҗалыкка шәхси фильтрлар урнаштырырга кирәк. Ә тикшеренүләр Кече Шилнә авыл җирлеге суын эчәргә яраклы дип күрсәтте. Җәй вакытларында исә, бакчачылар кайткач, суга ихтыяҗ тагын да арта. Шул вакытта суга кытлык аеруча сизелә», - дип аңлатты. Су торбаларының 70нче елларда ук салынган булуын, аларның инде бик нык искерүен, бу өлкәдә я авыл җирлеге көче белән, я республика программасы нигезендә эш алып барырга кирәклеген билгеләп үтте Риф Сабирович. Кече Шилнә җирлегендә, гидрогеология эшләрен башкарып, су чыганакларын ачыклау, шуннан торба сузу мөмкинлеге, шулай ук шәһәр суүткәргечләренә тоташу варианты да карала.
Халык шелтәләреннән соң 2015 елда «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте Белоус авылы белән килешүен өзгән. Бүгенге көндә Белоусның су белән тәэмин ителешен халык үзе көйли. Риф Сабирович билгеләп үткәнчә, суның бәясе дә, сыйфаты да биредә үзгәрешсез калган.
Юллар торышына килгәндә, тендер нәтиҗәләре буенча 10 февральдән кар чистарту эшләренә яңа подрядчы керешергә тиеш.
Быел Чаллы-Белоус юлына асфальт салыначак. Район башкарма комитеты җитәкчесе әйткәнчә, «Татавтодор» подрядчы оешмасы эшләрне яз җитүгә башлаячак. Агымдагы елда Кече Шилнә авылы балалар бакчасына капиталь ремонт ясау, вак ташлы юл салу планлаштырылган. Финанслау нефть компаниясе тарафыннан башкарылачак.
Электр белән тәэмин ителештә өзеклекләр булуыннан зарланды берничә кеше. Бу ремонт эшләре белән бәйле. Ә «Усадьба» бистәсендәге бик еш була торган өзеклекләр буенча аерым сөйләшү кирәклеге ассызыкланды. Фаил Камаев райондагы электр линияләрен капиталь ремонтлау буенча «Челтәрләр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән план билгеләдек, дип хәбәр итте.
Генадий Харитонов докладында җирлек тормышында актив катнашучы депутатларга авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде. «Антон Комлев ярдәменнән башка бер генә бәйрәм дә узмый. Сергей Морозов исә патриотик тәрбиядә үзеннән күп өлеш кертә», - диде Генадий Николаевич. Авыл җирлегенең мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышларын, шулай ук җыен ахырында башкарма комитет җитәкчесе һәм хәрби комиссариат җитәкчесе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләрне сез сайттан укый аласыз.
Авыл халкыннан сораулар күп килде. Педагогия хезмәткәрләренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бирелә торган субсидия инде ике ел түләнмәгән. «2016-17 елларның субсидиясен без шушы якын арада түләп бетерәчәкбез. Ә 2018 ел субсидияләрен исә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә кадәр күчерергә тырышырбыз», - дип җавап бирде Фаил Камаев.
Таисия Варламова, «Сударушка» вокал коллективы язмышына борчылып, район мәдәният бүлегенә шелтәсен белдерде. Аксакаллар шурасы рәисе Светлана Дзюденко исә, авыл җирлеге депутаты Роман Вагановка мөрәҗәгать итеп, Белоус турында гына түгел, Ильбухтино турында да кайгыртыгыз, сез бит тулаем авыл җирлеге депутаты, дип белдерде. «Ильбухтинода гомере буе колхозда эшләгән хезмәт кешесе яши. Оппозициягә авыл җирлеге власте кулларына сугуны туктатырга кирәк», - диде Светлана Михайловна.
Авыл җирлеге депутатларының 5х5 каршылыгы файдага китерми, диде залда утырган кешеләр урыннан. Кече Шилнәдә проблемалар башка җирлекләргә караганда күбрәк, ләкин үзара каршылык аларны чишүдә берничек тә ярдәм итми, дигән фикер яңгырады җыенда. Авыл җирлеге бюджетында кулланылмыйча калган 10 миллион сум акча нинди юнәлештә тотарга кирәклеге буенча да бик күп төрле фикерләр яңгырады халыктан. Җирлеккә Яңа ел алдыннан гына күчеп килгән Федор Моисеев та бу мәсьәләдә үз карашын белдерде: «Бүгенге уртага салып сөйләшү бик яхшы. Күптән түгел Харитонов белән су мәсьәләсе турында сөйләшкәндә ул миңа су башнясының автоматикасын ремонтларга кирәк, акча юк, дип әйтте. Нигә 10 миллион акчаны шушы автоматика алыштыруга тотмаска? Ничек сусыз яшәргә мөмкин? Мин үземне караңгы авылда кебек хис итәм», - диде Федор Васильевич. Аңа җавап итеп Фаил Камаев: «Әйдәгез, идарәче компания ачыгыз, 10 миллион акчаны да бирербез, Кече Шилнәдә су ясагыз, мин сезнең эшегездә теләктәшлек күрсәтермен», - диде.
Авыл җирлегенең хисап җыелышы бүләкләүләр, Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев