8 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында тоташ яңгыр ява
Бүген иртән һава торышы яхшы гына торса да, төшкә таба күк йөзен болытлар каплап алды. һәм яңгыр туктар дигән өмет тә күренми - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә синоптиклар яңгыр вәгъдә итә. әлбәттә, ял көннәренә бакча эшләре, бәрәңге алу планлаштырып куйган тукайлыларны бу пошаманга калдырды. Тик алда әбиләр чуагы көткәнлеген...
-
"Татарстан Республикасы хезмәтләре" мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән
Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. 15:17 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың...
-
Крыжовник кайнатмасы
Кирәк: 1 кг крыжовник, 1,5 кг шикәр комы. Кайнатканда бик тиз таралып, изелеп китмәсен өчен, җимешләрне башта энә очы белән тишеп чыгалар. Яхшылап чистарткан крыжовникны кайнатма кайната торган савытка салгач, кайнар ширбәт өстиләр, 2 сәгать шулай тоталар, савытны акрын гына селкеткәләп алалар. Аннары иләк аша сөзәләр дә кайнатырга куялар. Крыжовникны...
-
«Көзге муллык»: 1 нче конкурсант Ләйсирә Сәхипҗанова
Калмия авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Ләйсирә ханым Сәхипҗанованың бакчасында «спиннер» үскән. Әлеге уенчыкны балалар бик ярата, ә Ләйсирә ханым үзенең бакчасын бик ярата, шуңа күрә бәрәңге спиннерына иптәшкә әле тагын «йөрәк» тә үсеп чыккан. Конкурска юллаган хатында Ләйсирә ханым болай дип яза: «Газетаның бер хәрефен дә калдырмыйча укып...
-
Ирек Динмөхәммәтов – «Гигант»та иң күп ашлык суктыручы
«Гигант» хуҗалыгы комбайнчысы Ирек Динмөхәммәтовны алдынгыларга күчмә әләмнәр тапшыру вакытында оешманың җитәкчесе Риф Имамов фотога төшереп редакциягә юллаган иде. Ирек Шамил улын ул көнне район җитәкчелеге исеменнән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гомәр Хәйруллин бүләкләде. Ирек «Гигант» хуҗалыгына гаиләсе белән өч ел элек килгән. Хатыны сыер савучы, үзе механизатор булып...
-
Техник сәбәпләр аркасында ут бирүне өзеп торачаклар
Филиал ОАО «Сетевая компания» Набережночелнинские электрические сети информирует о предстоящих отключениях в электрических сетях в связи с плановыми работами на электрооборудовании на период с 01.09.2017 г. по 30.09.2017 г. 04.09.17. н.п. Казаклар: ул. Центральная с 09:00 до 16:00. 04.09.17. н.п. Калмия: ул. Ахметова с 09:00 до 17:00. 04.09.17. н.п. Татарстан:...
-
Районда ике яңа объект ачыла
Кичә Бәтке авылында республика программасы кысаларында төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу - биредәге мондый объектларның икенчесе. Беренчесе 2015 елда төзелгән иде. Дүшәмбе көнне исә райондашлар Новотроицкое авылында мәктәп һәм бакча өчен билгеләнгән өстәмә бинаны ачу тантанасында катнашачак. Элек «Балкыш» җәйге лагере эшләгән корпуста хәзер балалар бакчасының ике төркеме һәм...
-
Комбайннар яңадан кырга чыкты, игеннәрне алырга аяз көннәр кирәк
Атна башында явымнар аркасында урып-җыю эшләре тукталып торды. Газета басмага әзерләнгән пәнҗешәмбе көнгә көн аязып, басулар җилләп, комбайннар басуларга чыкты. Әмма синоптиклар инде җомга көнгә яңадан яңгырлар вәгъдә итә. Көзгә чыккан урак әнә шулай һава шартлары аркасында катлаулана. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 сентябрь иртәсенә...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 8 сентябрь көнне, Тукай районында аязучан болытлы һава. Яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы көндез 17 градус җылы, төнлә +12 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, ял көннәре явым-төшемле, һәм бераз суыта.