«Көзге муллык»: 1 нче конкурсант Ләйсирә Сәхипҗанова
Калмия авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Ләйсирә ханым Сәхипҗанованың бакчасында «спиннер» үскән. Әлеге уенчыкны балалар бик ярата, ә Ләйсирә ханым үзенең бакчасын бик ярата, шуңа күрә бәрәңге спиннерына иптәшкә әле тагын «йөрәк» тә үсеп чыккан. Конкурска юллаган хатында Ләйсирә ханым болай дип яза: «Газетаның бер хәрефен дә калдырмыйча укып...
Калмия авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Ләйсирә ханым Сәхипҗанованың бакчасында «спиннер» үскән. Әлеге уенчыкны балалар бик ярата, ә Ләйсирә ханым үзенең бакчасын бик ярата, шуңа күрә бәрәңге спиннерына иптәшкә әле тагын «йөрәк» тә үсеп чыккан. Конкурска юллаган хатында Ләйсирә ханым болай дип яза:
«Газетаның бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Үзем Калмия мәдәният йортында директор булып эшлим, 49 яшь. Бакчада бәрәңге уңышы мулдан булды, Аллаһка шөкер, менә шул бакчамда үскән кызыклы бәрәңгеләрне сезгә конкурска җибәрәм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев