Районда ике яңа объект ачыла
Кичә Бәтке авылында республика программасы кысаларында төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу - биредәге мондый объектларның икенчесе. Беренчесе 2015 елда төзелгән иде. Дүшәмбе көнне исә райондашлар Новотроицкое авылында мәктәп һәм бакча өчен билгеләнгән өстәмә бинаны ачу тантанасында катнашачак. Элек «Балкыш» җәйге лагере эшләгән корпуста хәзер балалар бакчасының ике төркеме һәм...
Кичә Бәтке авылында республика программасы кысаларында төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Бу - биредәге мондый объектларның икенчесе. Беренчесе 2015 елда төзелгән иде.
Дүшәмбе көнне исә райондашлар Новотроицкое авылында мәктәп һәм бакча өчен билгеләнгән өстәмә бинаны ачу тантанасында катнашачак. Элек «Балкыш» җәйге лагере эшләгән корпуста хәзер балалар бакчасының ике төркеме һәм мәктәпнең ике уку кабинеты эшләячәк. Чарада иганәче оешма - «Чаллы-Бройлер» вәкиле дә катнашыр дип көтелә. Әлеге предприятие бакча төркемнәренә 760 мең сумлык җиһаз бүләк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев