8 май 2021 яңалыклары
-
«Хәтер бакчасы»
Тукайлылар «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушыла.
-
Иң кадерле гаилә ядкаре
Без – сугыш чоры балалары. Балачагыбыз рәхәт узмады. Сугыш бит ул аяусыз, кан-яшь, хәсрәт, югалтулар китерүче афәт. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән балалар атасы сугыштан кайтканнарга кызыгып үстек. Әтием Гали Миңнеханов Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Әни сөйләгәннән: «Военкоматта әтиләргә тезелеп басарга әмер бирделәр. Озата баручыларга чыгарга куштылар. Капка бикләнде. Мин сигез айлык корсагым белән шул капка астыннан шуышып тагын кердем. Әтиегез: «Үпкәләмә, мин дә артыма карамыйм, син дә әйләнеп карама. Башкача мөмкин түгел бит. Балаларны кешелекле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстер», – диде. Соңгы тапкыр күрешүебез, саубуллашу сүзләре булган икән... » дип еш искә ала иде.
-
Тәрәзәләр бизәр вакыт
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе 1 майдан старт алды. Ул 9 майга кадәр дәвам итә.
-
Кадрлар резервына кертү өчен конкурс
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе җирле үзидарә органнарында муниципаль вазифаларның югары һәм төп төркемнәренә карый торган вакантлы вазифаларны кадрлар резервына кертү хокукына конкурс игълан итә.
-
Тукай муниципаль районы советының X утырышы
Тукай муниципаль районы советының X утырышы
-
Бүләкләүләр
Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә Тукай районы үсешенә үз өлешләрен керткән якташларны билгеләп үттеләр.