Иң кадерле гаилә ядкаре
Без – сугыш чоры балалары. Балачагыбыз рәхәт узмады. Сугыш бит ул аяусыз, кан-яшь, хәсрәт, югалтулар китерүче афәт. Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән балалар атасы сугыштан кайтканнарга кызыгып үстек. Әтием Гали Миңнеханов Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Әни сөйләгәннән: «Военкоматта әтиләргә тезелеп басарга әмер бирделәр. Озата баручыларга чыгарга куштылар. Капка бикләнде. Мин сигез айлык корсагым белән шул капка астыннан шуышып тагын кердем. Әтиегез: «Үпкәләмә, мин дә артыма карамыйм, син дә әйләнеп карама. Башкача мөмкин түгел бит. Балаларны кешелекле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстер», – диде. Соңгы тапкыр күрешүебез, саубуллашу сүзләре булган икән... » дип еш искә ала иде.
Әти хатлары
Без әтиемнең тәрбияви хатларын укып үстек. Саргайган хатлар – безнең өчен иң кадерле гаилә ядкаре. Әтинең күңел җылысын салып язган, ярату хисләре белән тулы хатлар... Бер уйласаң, без бәхетле – әтинең җитмешләп хатын әни кадерләп саклаган һәм килер буыннарга олы мирас итеп калдырган. Әтиемнең хатларын укып юанам да, елыйм да, сагышланам да. Әтиемнең берничә хатыннан өзек китерергә булдым: «20.03.42 ел. Таһира, хатларны җыеп бар, исән кайтсам бергә укырбыз, кайтмасам балаларыма истәлек булыр.». «30.03.42 ел. Фронт полосасына килеп кердем. Нинди генә куркыныч минутларда да сезне истән чыгармыйм. Таһира, сиңа мин, азаккы хатым булыр, дип язган идем, язарга мөмкинлек булгач тагы яздым, илдән ерак киткән саен күңел шикләнә, сине һәм балаларны кайтып күрә алмам дип куркам. Мин хәзер Тихвинда, минем бәләкәй картадан табып кара. Монда бер төзек йорт та юк.». «16.10.43 ел. Алда бик каты сугышлар тора. Аннан соң Хуҗа абый сугышның тиз генә бетмәслеген сөйләгән. Бу куу белән кусак, тиз җиңәрбез. Тиз дигәч тә, бер ай гына түгел. Шулай да сугыш беткәнче 2-3 ел узар.». «25.10.43 ел. Таһира, мин илем кушканга, сине ике бала белән калдырып чыгып киттем. Шулай булмаганда син минем гомерлек иптәшем идең. Рәхмәт, Таһира, син мине кадерләп яшәттең. Ә ничек яшәвемне аңламадым түгел». «10.11.43 ел. Бер мәртәбә дә күрмәгән Әнүзә кызымны төшемдә күрдем.». «01.12.43 ел. Балаларның исән булуы зур сөенеч. Синең авыру хәбәрең генә бик эчне пошыра. Тагын бер ел эшкә чыга алмыйм, кимсенәм дип язгансың, син бит гаепләнеп эштән чыкмагансың, бары тик физик яктан сәламәтлегең бетеп, хәлең начарлану сәбәпле генә эшне ташлап торырга мәҗбүрсең. Әле сугыш бетеп, мин синең янга кайтсам, әкренләп яшәр идек ...»
Хатлар. Әти хатлары. Аларда күпме ярату! Эрнст абыем барыбер бәхетлерәк булган, чөнки ул «Әти!» сүзен әйтү бәхетен татып калган. Сугышка киткәнче аның ничек үсүе турында әти көндәлекләр язып калдырган: «Минем улым туды. Аны күрү белән гаять ярату белән йөзенә карадым. Таза, сау-сәламәт үссен өчен аңа барлык шартлар тудырылды. 2-3 айлык чагында тазарып китте. Аны укытучылар конференциясенә алып бару өчен матур киемнәр сатып алдык. Икебез дә уку, язу белән шөгыльләнгәч, китап алып «өзди» дип укый, язарга ярата. «Москва кайда?» – дип сорагач картадан күрсәтә...»
Мин – укытучылар нәселеннән
Әти-әнием Күперле мәктә-бендә балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Алар абыема да, мәктәптәге укучыларына да бик тә игътибарлы булалар, яхшы итеп тәрбия бирергә тырышалар. Әнием авыл халкы арасында ихтирамга лаек кеше була. Ул Күперледә ягылмаган мәктәптә дүрт классны укыта. Әтием фронтка киткәндә әнием минем белән сигез айлык йөкле булып кала. Мине тудырганнан соң, өч көннән, шул салкын мәктәпкә укытырга чыга. Баладан соң тернәкләнмичә эшли башлауның нәтиҗәсе – әни бик нык өзлегә, авырый. Бер айдан бабай безне Күперледән Мусабай-Завод авылына алып кайткан. Әни озак еллар урын өстендә ятып авырды. Аның хәле авырайгач күршеләр мәктәптән төшеп алалар иде. Әнинең баш очында: «Әни, үлә генә күрмә!» дип елап утыруларыбыз әле булса күз алдымда тора. Дүрт ел урын өстендә ятканнан соң әни яңадан мәктәпкә, үз эшенә кайта алмаган, шуңа күрә тегүче һөнәрен үзләштергән. Авылдагы мохтаҗ, ялангач кешеләрнең өстен бөтәйтү өчен искеләрне сүтеп кием тегеп бирә торган булган. Хәтта аяк киемнәре дә теккән. Әни, Аллаһка шөкер, 95 яшенә җитеп вафат булды. «Мин үлгәч еламагыз. Яшь чагымда, сез бала вакытта чирләп ятканда ике баламны ике балалар йортына бирерләр дә, туган булуларын да белмәсләр инде диеп курка идем. Яшисен яшәдем», – диде.
Онытылмас вакыйга
Бу дөньяда әти белән бәйле, гомергә онытылмаслык вакыйга булды – Ленинград өлкәсе Колпино шәһәренә барып, әтинең каберен, сугышкан урыннарын күреп кайттык. Колпино – Россиянең сугышчан дан шәһәре. Колпино военкоматында: «Дошман чигенгәч, барлык мәетләр, җыеп, Колпино шәһәренең туганнар каберлегенә җирләнде» дип язылган. Каберлек өстендә: «Бишенче батальон солдатларына – Дан!» дип язылган таш куелган. Тагын бик тә дулкынландыргыч вакыйга булды – Оренбург өлкәсе, Кряжлы авылында гомер итүче Имаметдин бабайның – әтиебезнең дустының оныклары: «Бабаебыз сугышчан дусты Миңнеханов Галинең балаларын эзли. Гали мәктәп директоры булып эшләгән. Аның балаларын ничек табарга була?» – дип язып җибәргәннәр. Шулай, белешә, эзләнә торгач бер-беребезне таптык. Имаметдин бабай Эрнст абыемны күреп алуга ук: «Политрук Миңнеханов!» дип, әтигә охшатып, танып алды. Әтиебез Имаметдин бабайның кулында җан биргән. Өч көннән соң гына командирдан рөхсәт алып, сай гына җиргә шинеле белән төреп, билге куеп, күмеп киткән. Чөнки ул вакытта дошманны куа киткәннәр. «Мин олы яшьтә булгач, рөхсәтемне алып, мине әти дип йөртә иде. Гали кешелекле, ярдәмчел булды, гел балалары, гаиләсе турында уйлады», – дип, әтиебезне искә алды сугышчан дусты.
Имаметдин бабай сугышта бер аягын өздереп кайткан. Авылына кайткач безнең әти турында бик еш сөйләгән. «Өстемдә амәнәтем бар, Галинең балаларын күреп сөйлисе сүзләрем бар», – дип әйтә торган булган. Кряжлы халкы безне бик нык хөрмәтләп, өйдән өйгә йөртеп, зурлап кунак итте. Бер белмәгән милләттәшләребезнең безне кунак итүләренә – халкымның кунакчыл булуына сөенеп кайттык.
Әти теләгән тәрбия
Әни безне – абыем белән мине – әти теләгәнчә тәрбияләде. Икебез дә укып белем алдык, намуслы гомер юлы үттек. Абыем Эрнст югары уку йортында укып, төзүче-инженер һөнәренә ия булды. Гади эшчедән Чаллы шәһәренең күзәнәкле бетон заводында генераль директорның урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Өч ел Сириядә ГЭС төзелешендә инженер булып эшләп кайтты. Абыем белән һәрвакыт горурланып яшәдем. Ул Мусабай-Завод авылын бик яратты, хатыны Җәннәт белән шушы җирлектә җимеш бакчалары үстереп яшәделәр. Соңгы тапкыр безгә килгәч абыйга: «Икебез дә сугыш чоры балалары. Олыгайдык. Кайсыбыз алдан үлсә дә, калганыбызга бик кыен булыр инде. Син бит миңа абый да, әти дә булдың», – дигән идем. Абыем декабрь аенда, кисәк үлем белән, 81 яшендә бакыйлыкка күчте.
Үземә килгәндә исә, чын күңел биреп, эшемне яратып башкардым – 41 ел авыл советы секретаре булып хезмәт куйдым. Халык белән эшләгән кешегә оста оештыручы, психолог булу кирәк. Авылдашларым белән аңлашып эшләргә тырыштым. Ирем белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Ирем Рафис Шәйхетдинов озак еллар алдынгы комбайнчы, механизатор булды, соңгы елларда газ биреп торучы булып эшләде. Аның белән 34 ел бәхетле гомер кичердек. Аллаһка шөкер, ике баламның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшим. Улым – Радигым – бик тә ана җанлы, туган кадерен белә. Кызым Лилия ял саен кайтып бөтен җирне ялт иттерә. Оныкларым тәрбияле. Бәхет өчен тагын ни кирәк?! Сугыш дигән афәтне күрергә язмасын. Дөньялар имин, күкләр аяз булсын!
Әнүзә Шәйхетдинова.
Мусабай-Завод авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев