Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләүләр

Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә Тукай районы үсешенә үз өлешләрен керткән якташларны билгеләп үттеләр.

Фаил Камаев Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү процессын үткәрү эшендә катнашкан һәм зур ярдәм күрсәткән территориаль-сайлау комиссиясенең элеккеге әгъзасы Гөлсирә Ларинага РФ Президентының рәхмәтен җиткерде.
Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Иштирәк гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Венера Хәертдинова район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Зона татар КВН лигасы мәктәбе җиңүчеләре, «Әйдә, ШаяРТ» телевизион лига уеннарында катнашучылар – Тукай районының җыелма КВН командасы билгеләп үтелде. 24 майда алар Казан сәхнәсендә ярымфиналда чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев