Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрәзәләр бизәр вакыт

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе 1 майдан старт алды. Ул 9 майга кадәр дәвам итә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бөтен ил буенча фатир һәм йорт тәрәзәләре Бөек Җиңү символлары: Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән бизәлә. Әлеге акциядә балалар бигрәк тә актив катнаша. Алар әти-әниләре белән бергә Бөек Җиңү темасына рәсем төшереп, аларны тәрәзәләргә беркетәләр. Соңын-нан тәрәзәнең фото-рәсеме #Окнапобеды2021 хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырыла.
Тукай районында балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм мәктәпләрдә укучы 400дән артык бала «Җиңү тәрәзәләрен» бизәп өлгерде инде.

/ Фото район мәгариф идарәсеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев