8 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Тукай районының балалар бакчаларында Яңа ел алды бәйгеләренең җиңүчеләре аталды
Районның мәгариф учреждениеләре арасында Яңа ел алдыннан кар фигуралары ясауга, тематик плакатлар әзерләүгә һәм Яңа ел чыршысы бизәүгә конкурс игълан ителгән иде. Бәйрәм алдыннан бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде һәм аларга истәлекле бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды. «Кышкы әкият» темасына кар сыннары ясауда балалар бакчалары арасында беренче урын Калмаш авылының «Ләйсән»енә...
-
Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның иң истә калган Яңа елы
«Иң истә калган Яңа елым Казанда Авыл хуҗалыгы институтында укыган чорымда булды. Хәтерем ялгышмаса, 1979ны каршылаган ел. 31 декабрьдә консультациягә барасы. Урамда 50 градуслы салкын. Троллейбуслар туктагач кузгалып китә алмыйлар. Без бер төркем студент егетләр тукталыш саен төшеп, троллейбусны этеп җибәрәбез. Тагын 1985нче Яңа ел алды бик истә калды. Елның...
-
Тукай районында 44 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдерделәр
5 гыйнвар көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының 7нче километрында кичке сәгать 5нче яртыда "Хундай Елантра" машинасы 44 яшьлек хатын-кызны бәрдерде. Алынган җәрәхәтләреннән җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә. Теләнче Тамак авылында теркәлгән, Зәй районының Дүртмунча авылында яшәгән әлеге хатын-кызның ни өчен Суровка авылы тирәсендә йөрүе билгеле түгел, туганнары белән...
-
Тукай районындагы юл һәлакәтендә җәрәхәт алучылар арасында 5 яшьлек кыз бала да бар
7 гыйнвар көнне Яр Чаллы - Сарман трассасының 23нче километрында "ПЕЖО" машинасы "Фольксваген пассат" автомобиле белән бәрелеште. Беренче машинаның 41 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага чыга, авария шул сәбәпле барлыккка килә. Гаепле йөртүченең руль артындагы стажы нибары бер ел гына була. Нәтиҗәдә "Фольксваген пассат"ның ике пассажиры - 33...
-
Тукай районы ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафинаның иң истә калган Яңа елы
«2013 елны каршылаган вакыт бик исемдә калды. Яңа ел төненнән соң йоклап та тормыйча, 1 гыйнварда иртәнге 5тән балалар белән Европага сәяхәткә кузгалдык. «Земляничка» бию ансамбленә йөрүче кызларым Камилә һәм Мәликә Польшада Закопане шәһәрендә үткән иҗат фестивалендә чыгыш ясады. Варшавада, Чехословакия башкаласы Прагада булдык, тауларда йөрдек, чаңгыда шудык. Кайтканда Белоруссиянең...
-
Тукай районының балалар бакчаларында Яңа ел алды бәйгеләренең җиңүчеләре аталды
Районның мәгариф учреждениеләре арасында Яңа ел алдыннан кар фигуралары ясауга, тематик плакатлар әзерләүгә һәм Яңа ел чыршысы бизәүгә конкурс игълан ителгән иде. Бәйрәм алдыннан бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде һәм аларга истәлекле бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды. «Кышкы әкият» темасына кар сыннары ясауда балалар бакчалары арасында беренче урын Калмаш авылының «Ләйсән»енә...
-
Каникулның соңгы көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 8 гыйнварда, болытлы һава көтелә. Көн дәвамында кар явачак. Һава температурасы - 6 -2 градус. Җилнең тизлеге чагыштырмача көчле булыр - секундына 8дән 16 метрга кадәр җитәр дип фаразлыйлар синоптиклар. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!