7 октябрь 2020 яңалыклары
-
Өлкәннәрнең урыны түрдә
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә һәр авыл җирлегендә өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү чаралары уздырыла. Әлеге кичәләр турында газетага да язмалар килә, хәбәрләрне актив райондашларыбыз социаль челтәрләрдә дә урнаштыра. Очрашулардан язмаларны газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез.
-
Өлкәннәр спартакиадасы
Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорт комплексында өлкәннәр декадасы кысаларында спартакиада узды.
-
«Йолдызлык»та – безнең йолдыз!
Айсылу Тошева – Тукай районының яшь, талантлы кызы. Казанда ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ХХ Республика телевизион фестивалендә ул III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Укытучыларны хөрмәтләп
5 октябрьдә Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда республиканың иң яхшы укытучыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар.
-
Коронавирус янәшә
Бу атнада Тукай районында яшәүче бер кешегә COVID-19 диагнозы куелган.
-
Авыл кешеләре бәйрәме
Иртәгә республикада зурлап авыл хужалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
-
Кадерле өлкәннәребез!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне – көзнең иң матур, иң игелекле бәйрәме белән тәбрик итәм.