Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле өлкәннәребез!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне – көзнең иң матур, иң игелекле бәйрәме белән тәбрик итәм.

Сезнең белем, сезнең акыл һәм бай тәҗрибәгез инициативалы яшьләр өчен бик мөһим. Сез матди кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклыйсыз, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр. Сез халкыбызның бай тарихын яздыгыз, районыбыз,  илебез данын күтәрдегез, илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген тормыш тәҗрибәсен оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз. Сез әле һаман да активлар, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез, иҗат, спорт белән шөгыльләнәсез.
Хөрмәтлеләребез! Еллар моңсулану өчен сәбәп булмасын, ә яшәү көче көн саен артып торсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхетле гомер еллары һәм балаларыгызның, туганнарыгызның, якыннарыгызның  игътибарын тоеп яшәвегезне телим.

Ихтирам белән район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев