Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Йолдызлык»та – безнең йолдыз!

Айсылу Тошева – Тукай районының яшь, талантлы кызы. Казанда ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ХХ Республика телевизион фестивалендә ул III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Айсылуга 10 яшь. Шуңа да карамастан, безнең районда гына түгел, бөтен Татарстанга танылып өлгерде. Быел ул «Пирамида» күңел ачу комплексында үткән гала-концертта чыгыш ясады. Белгәнебезчә, анда иң яхшыларны чакыралар. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты һәм ЮНЕСКО ярдәме белән оештырыла. Бөек Җиңүнең 75, ТАССР оешуның 100 һәм «Созвездие – Йолдызлык» хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланды. 
Айсылу – Круглое Поле мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы. Моннан тыш, музыка мәктәбенең 3нче сыйныфында да белем ала. Кызның музыкага сәләте бәлки әнисе Чулпаннан киләдер. Ул да балачакта җырларга яраткан, ләкин үзенең сәләтен үстерү мөмкинлеге булмаган. Аның буй җитмәс хыялын хәзерге вакытта кызы тормышка ашыра. Чулпан Фәритовна атнага дүрт тапкыр кызын музыка мәктәбенә йөртә, төрле концертларга, мәдәни чараларга алып бара.  
– Үземнең музыкаль белемем бар. Айсылуга яшь ярым вакытта аның музыкаль тавышы барлыгын сиздем. Кызыбызга синтезатор сатып алырга ниятләдек. Әле дә хәтеремдә, Айсылу, кибеттә җыр ишеткәч, чын-чынлап концерт оештырды, бөтен кеше алдында биергә, җырларга тотынды. Аның янына кешеләр җыелдылар һәм сокланып карап тордылар. Арада: «Бу бит чын артист!» – дип әйтүчеләр дә булды.
Шул вакыттан кыз музыка белән шөгыльләнә башлый. Айсылу белән ике яшьтән музыка укытучылары эшли. Башта шәхси педагоглар яллыйлар. Айсылу әле ноталар белән дә таныш булмый, ә инде үзенчә көйләр уйлап чыгара. Балалар бакчасына киткәч, андагы бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. Җиде яшьтән музыка мәктәбендә белем ала. Төрле конкурсларда чыгышлар ясый, күпчелек очракта җиңү яулый. Аның мөмкинлекләрен тәҗрибәле педагоглар сизеп алалар. Айсылуда бит тавыш кына түгел, ә табигый сәләт, диләр алар. 2017 елда җиде яшьлек Айсылу беренче тапкыр «Созвездие – Йолдызлык» республика конкурсында чыгыш ясый. Проектның финалына үтү бик авыр. Таләпләр бик каты. Башта район туры, аннан соң Яр Чаллы шәһәрендә ярымфинал була һәм башкалада – финал. Айсылу, финалга чыгып, Казан шәһәрендә икенче урынны ала. Бу – Айсылуның беренче һәм бик әһәмиятле җитди җиңүе була. Шуннан соң ул бу чарада ел саен катнаша, лауреат исеменә лаек була.  
– Быел, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Айсылу ярты ел сәхнәдә чыгыш ясамады. Шуңадыр нык каушады, тамак төбе дә авыртып тора иде, – дип сөйли кызның әнисе. – Бу җиңүләребез өчен без укытучыларыбызга чиксез рәхмәтле. Нәфисә Әхмәтшина, Екатерина Поплавская, Лилия Бикованың хезмәтләре, эш сөючәнлеге әйтеп бетергесез.
Айсылу – тырыш, максатчан кыз. Аның һәр көне минутлап бүленгән, чөнки ул ике мәктәптә уку өстенә, күп чыгышлар да ясый. Гала-концерттан лауреат исемен алып кайткач, сыйныфташлары һәм укытучысы да аны котлаганнар. Алар да Айсылуның талантына һичшиксез сөенәләр һәм аның белән горурланалар. 
Чаллыдагы музыка мәктәбенә Айсылу төп мәктәптән соң бара. Биредә дәресләр дүрт-биш сәгать дәвам итә. 
– Миңа бигрәк тә хореография, ансамбль һәм вокаль сольфеджио ошый. Заманча биюләр дә яратам. Тагын мин музыка әдәбиятын өйрәнәм, гомуми хореографиягә, «Мизгел» ансамбленә йөрим, – ди Айсылу. 
Кызның репертуарында, рус җырларыннан тыш, татар, итальян, француз, инглиз телләрендә дә җырлар бар. «Чит телдәге җырларны ничек өйрәнәсең соң?» дигән сорауга Айсылу елмаеп кына җавап бирә: «Транскрипция белән. Әнием булыша, кайбер сүзләрнең транскрипциясен ул язып бирә. Укытучым Нәфисә Әхмәтшина итальян телен камил белә, шуңа күрә бу телдәге җырларны өйрәнү авыр түгел, ул булыша».
Аның кубоклары, медальләре, грамоталары санап бетергесез! Аларга күпме хезмәт, күпме тырышлык кергән. 
– Үз җиңүләремә нык шатланам. Күңелемә җиңел булып китә, шунда ук тынычланам. Чөнки репетицияләр вакытында бик нык дулкынланам. «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленә барыр алдыннан без ансамбль белән тоташ дүрт сәгать әзерләндек. Кайвакыт бер үк җырны берничә сәгать буена бертуктамый җырларга туры килә. Өйгә соң гына кайтабыз, кайткач дәресләргә дә әзерләнергә кирәк. Ләкин зарланмыйм, барысына да өлгерәм, җырларга бик яратам. Мин республиканың күп шәһәрләрендә чыгыш ясадым инде, Башкортстанга барып җырлаганым булды. Хәзер минем хыялым – «Голос. Дети» шоу-бәйгесендә үземне сынап карау, – дип сөйли Айсылу. 
Тагын бер нәрсә – ул Тукай районыннан да чыгыш ясарга ярата. Шушы җирлектә тугач һәм монда яшәгәч, ул якташларының үзе белән горурлануын һәм сәхнәләреннән төшерми җырлатуын тели. 

/ Фото Чулпан Тошевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев