Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәрнең урыны түрдә

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә һәр авыл җирлегендә өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү чаралары уздырыла. Әлеге кичәләр турында газетага да язмалар килә, хәбәрләрне актив райондашларыбыз социаль челтәрләрдә дә урнаштыра. Очрашулардан язмаларны газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәбез.

Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне өлкәннәр көне белән котларга Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедовның ярдәмчесе Артур Мозаффаров килде. Ул интернат-йортка көнкүрештә бик тә кирәкле әйберләр – су җылыту өчен кулерлар бүләк итте. Өлкәннәр белән аралашып, ул һәрберсенең хәлен сорашты. Аларга тыныч картлык, имин көннәр, сәламәтлек теләде. Социаль хезмәт алучыларның барысы да бу очрашуга рәхмәтле калды. 
Биредә яшәүче әби-бабайларга шулай ук район бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков үзенчәлекле бүләк ясады. Аның көче белән интернат территориясендәге үзәк аллеяга декоратив үсемлекләр утыртылды. Бу эшне ландшафт дизайнеры, авыл җирлеге башлыгы һәм интернат-йортта эшләүчеләр бергәләп башкардылар.
Картлар һәм инвалидлар йортына өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Яр Чаллыдагы бүлеге хезмәткәрләре дә килде. Алар биредә яшәүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар һәм баллы күчтәнәчләр бүләк итте, өлкәннәрне үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклауга игътибарлы булырга чакырды. 


/ Фото Гөлназ Сәлимовадан алынды.


 

Без – Мерәс авылы өлкәннәре үзебез яшәгән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчеләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Быел да Халыкара өлкәннәр көнендә барыбызны да җыеп кунак иттеләр. Матур табын артында сыйланып концерт карап утырдык. Шулай безнең күңелне күргәннәре өчен рәхмәт. Өлкәннәр көнендә генә түгел, һәрбер бәйрәм саен бездә шулай. Мерәс, Иске Абдул, Торнаташ, Иректаң авылында яшәүче әби-бабайларны җыеп күңелебезне күрәләр, бүләкләр тараталар. 8 Мартта да, Ураза бәйрәмендә дә чакырмый калганнары юк. Безнең җитәкчеләр кебек итагатьле җитәкчеләр башка җирдә юктыр да ул! Ел әйләнәсендә нинди гозер белән керсәң дә кире борып чыгарганнары юк. Рәхмәт үзләренә. Алга таба да илләр-көннәр тыныч булып, үзләре исән-сау булып, мул уңышлар үстереп гомер кичерергә язсын, дип рәхмәтен белдерә Нәзилә Могыйнова.


/ Фото «Культурная площадка» ВКонтакте төркеменнән алынды.


 

Шилнәбаш авылында әлеге матур бәйрәм уңаеннан өлкәннәргә эчтәлекле концерт номеры тәкъдим ителде. Җыр-биюләрне «Нивушка» фольклор ансамбле, үзешчән солистлар Ангелина Пономарева, Дарья Захарова, Анжелика Пономарева бүләк итте. Мария Маратаева аккордеонда уйнап, кунакларның үзләрен дә җырлатты. Бәйрәмгә килгән өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Чекушкова, җирлекнең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Нурзилә Бариева тәбрикләде. 


/ Фото Анжелика Пономаревадан алынды.

 


 

Иштирәк авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышлап уздырылган чара «Бер күрешү – бер гомер» дип аталды. Әби-бабайларга үзешчәннәр концерт программасы тәкъдим итте, сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан рәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Г. Гарифуллина, ветераннар советы рәисе Р. Ризатдинова котладылар. Әби-бабайларның бәйрәме чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр аралаштылар, гармунга кушылып җырладылар. Соңрак мәктәп укучыларының чыгышларын тыңлап куандылар.


/ Фото «Культурная площадка» ВКонтакте төркеменнән алынды.


 

Иске Дөреш, Таулы Дөреш, Октябрь Бүләк авылларында да өлкәннәрнең очрашу кичәсен «Бер күрешү – бер гомер» дип атаганнар иде. Бик матур, бик җылы итеп сөйләшеп утырдылар әби-бабайларыбыз ул көнне. Очрашырга бик зарыкканнар иде алар. Алар үзләренең үткән гомерләрен искә алдылар, җырлашып та, биешеп тә алдылар. «Бу коронавирус дигән зәхмәтләре генә кагылмасын инде», диештеләр. 
Мәдәният йортыбыз якты, җылы. Әнә шулай тагын бергәләп җыелырга язсын иде, дип теләделәр өлкәннәр.


 

Быел Иректаң авылы өлкәннәре өчен бәйрәм үз авылларында үтте. Кунакка Иске Абдул авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Асыльяр» фольклор коллективы килде. Кичә бик җылы рухта барды, өлкәннәр рәхәтләнеп аралашты, күңел ачты, бәйрәмне оештыруда финанс ярдәме күрсәткән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчелегенә бик рәхмәтле калды. 


/ Фото «Культурная площадка» ВКонтакте төркеменнән алынды.


 

Күзкәй авыл җирлегендә өлкән буын вәкилләрен өйләренә йөреп тәбрикләделәр. Бүләкләрне «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров әзерләде. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның хәбәр итүенчә, бүген Күзкәй авылында – 256, Югары Байларда 98 өлкән кеше гомер итә. Аларның 113е «Ярыш» хуҗалыгы ветераннары. 
Мондый игътибарны өлкәннәргә хуҗалык һәр елны күрсәтә. Быел да әби-бабайлар күчтәнәчләр өчен Рәсим Шәйхаттаровка бик рәхмәтле калдылар. 


/ Фото «Культурная площадка» ВКонтакте төркеменнән алынды.


 

Князево авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен бик эчтәлекле концерт куелды. Фойеда ук әби-бабайларны мәдәният хезмәткәрләре бик җылы итеп каршы алды. Кичәне «Умырзая» ансамбле солистлары ачты. Аннары өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, җирлек депутаты Айнур Кашапов җылы котладылар. Җирлек башлыгы хезмәт ветераны Александр Волковны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа бүләген дә тапшырды. Рәхмәт сүзләре белән ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясады. Кичәне үзләренең матур җыр-биюләре белән «Русский звон», «Айбагыр» ансамбльләре, Вероника Цитркоп, Фирдәүс Вәлиев, Генадий Дилебашвили ямьләде. 
Концерттан соң өлкәннәребез чәй өстәле артында сыйланды, аралашты, күңел ачты. 


/ Фото «Культурная площадка» ВКонтакте төркеменнән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев