6 декабрь 2017 яңалыклары
-
Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак
"Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде. "Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен 1999 елның августыннан...
-
«Кышкы матурлык» – 2 нче катнашучы Камил Кәлимуллин
Тукай районы Боерган авылында яшәүче Кәүсәрия Гәрәеваның оныгы Камил Кәлимуллин балалар бакчасына менә шушындый кул эшләнмәләре ясап алып барган. Бер метрлы биеклектәге чыршы мамык дискларыннан ясалган. Кар Бабайның озынлыгы да 1 метр, анысы җепләрне катырып әзерләнгән. Әлеге Кыш бабай исә пластик калаклардан һәм 5 литрлы пластик савыттан ясалган. Ә бу...
-
«Кышкы матурлык» – 1 нче катнашучы Самир Сөендеков
Куады авылыннан 8 яшьлек Самир безгә менә шушындый кар сарае фотосын җибәрде. Бу Кыш Бабайның өе. Шушы кар сараенда ул үзенең җәен уздыра икән.
-
Әниләребезгә дан җырлыйбыз
- Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында исә «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмгә җыелган әниләрне котлап, матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Кичәбез «Рухият» клубы ветераннары белән берлектә китапханәдә, чәй өстәле артында күңелле дәвам итте, - дип хәбәр итә безгә Мусабай-Заводтан Гөлшат Салихова. Олы Шилнә авылында әниләрне, әбиләрне, гомумән, күркәм хатын-кызларыбызны...
-
Тукай муниципаль районы Советының XX утырышы үтә
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районының 2017 елның гыйнвар-сентябрь айларына социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләре, елның көтелгән нәтиҗәләре һәм 2018-2020 елларга социаль-икътисади үсеш фаразлары турында. 2. Тукай муниципаль районының 2018 елга һәм 2019-2020 елларга бюджеты турында. 3. Тукай муниципаль районында медицина хезмәте күрсәтү турында. 4. «Тукай муниципаль районы территориясендә 2017-2020 елларга хокук...
-
«Кайнар линия» оештырыла
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне уңаеннан, районда 8 декабрьгә кадәр ВИЧ авыруларын профилактикалау буенча «кайнар линия» оештырыла. Телефон номеры: 46-68-99.
-
САЛАВАТ МИҢНЕХАНОВ: “ӘПИПӘ” ҖЫРЫНЫҢ МӘГЪНӘСЕНӘ ТӨШЕНЕРГӘ КИРӘКМИ
Быелгы "Үзгәреш җиле"ндә тәүге тапкыр татар эстрадасы артисты Салават Миңнеханов катнашты. "Күпме күзләр күреп онытылган" җыры белән чыгыш ясаган Салават "Үзгәреш җиле" турындагы уй-фикерләрен "Интертат"ка сөйләде. - Салават, проектка ничек эләктең? - Мине Татарстанның халык артисты Венера Ахатовна чакырды. Тыңлап карадылар, ошаттылар, "тавышың үзенчәлекле", диделәр. Биш җыр арасыннан "Күпме күзләр...
-
Техника яңарту: эре предприятиеләр җаен таба, ә менә фермерларның бу яктан хәле катлаулы
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Газинур Хөснуллин хакимияттә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың кышкы саклауга куелышы һәм 2018 елгы кыр эшләренә әзерлеге турында хисап тотты. Үз чыгышында ул техника яңартуга да кагылды. «Бу бик җитди мәсьәлә. Һәр елны нинди дә булса техника сатып алмасаң, эздән...
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны Мәләкәстә кабул итә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча районара бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков райондашларны 7 декабрь көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә Мәләкәс авыл җирлеге бинасында сораулар буенча кабул итә. Белешмәләр өчен телефоннар: (8552) 47-06-35, 47-06-33, 47-06-22.
-
Керәшеннәр җәмгыятен Григорий Петров җитәкләячәк
Районның керәшеннәр җәмгыятен күп еллар Мәләкәс авылыннан Михаил Мифодеев җитәкләде. Аның үз теләге белән әлеге җәмәгать эшеннән азат итүләрен соравы сәбәпле, хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев бу вазифага Бәтке авылында яшәүче, «Тукайводоканал» коммуналь предприятиесен җитәкләүче Григорий Петровны билгеләү тәкъдиме белән чыкты. Михаил Мифодеевка район башлыгы олы рәхмәтен...
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылып калырга ашыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1-10 декабрь көннәрендә матбугатка язылу декадасы уңаеннан, 2018 елның беренче яртысына район газетасына язылу 660 сум урына 594 сум булачак. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 546 сум урына 491 сум 40 тиенне тәшкил итә. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, хөрмәтле...
-
Васил Хаҗиев инвалидларга «Якты юл» газетасын бүләк итте
Ноябрь ахырында республикада «Язылу бүләк ит!» дигән хәйрия акциясе эшли башлаган иде. Аны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин игълан итте. Әлеге чара кысаларында, яңа елга кадәр теләгән һәркем ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, пенсионерларга, инвалидларга матбугат чараларын яздыра ала. Район башлыгы Васил Хаҗиев та Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче 8 инвалидка «Якты...
-
6 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 6 декабрь көнне, Тукай районында болытлы һава. Көн дәвамында вак кар ява. Кичкә таба көчәергә мөмкин. Һава температурасы көндез дә, төнлә дә 4 градус суыклык. Җил секундына 6 метрга кадәр тизлектә, дип хәбәр итә sinoptik.com сайты.