Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләребезгә дан җырлыйбыз

- Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында исә «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмгә җыелган әниләрне котлап, матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Кичәбез «Рухият» клубы ветераннары белән берлектә китапханәдә, чәй өстәле артында күңелле дәвам итте, - дип хәбәр итә безгә Мусабай-Заводтан Гөлшат Салихова. Олы Шилнә авылында әниләрне, әбиләрне, гомумән, күркәм хатын-кызларыбызны...

- Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында исә «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмгә җыелган әниләрне котлап, матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Кичәбез «Рухият» клубы ветераннары белән берлектә китапханәдә, чәй өстәле артында күңелле дәвам итте, - дип хәбәр итә безгә Мусабай-Заводтан Гөлшат Салихова.

Олы Шилнә авылында әниләрне, әбиләрне, гомумән, күркәм хатын-кызларыбызны зурлап, бәйрәм чарасы үтте, ул бик җылы мохитта узды, - дип язалар безгә Олы Шилнә авылыннан. - Авылдашлар үзешчән артистлар чыгышын бик җылы кабул иттеләр, ә «Росинка» рус җырлары ансамбле башкарган җырларны кабаттан сорап-сорап җырлаттылар. Мондый матур бәйрәмнәребез ешрак үтсә иде, дип таралыштылар авылдашлар.

Фото Гөлшат Салихова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев