Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техника яңарту: эре предприятиеләр җаен таба, ә менә фермерларның бу яктан хәле катлаулы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Газинур Хөснуллин хакимияттә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың кышкы саклауга куелышы һәм 2018 елгы кыр эшләренә әзерлеге турында хисап тотты. Үз чыгышында ул техника яңартуга да кагылды. «Бу бик җитди мәсьәлә. Һәр елны нинди дә булса техника сатып алмасаң, эздән...

Программалар эшли, ләкин аларда катнашу һәркемнең кулыннан килми

Ел башыннан 10 айда хуҗалыклар тарафыннан 22 трактор, 7 чәчкеч, 4 чәчү комплексы, 6 комбайн, 7 сабан, 9 культиватор һәм башка тагылма агрегатлар яңартылган. Чыннан да, эре хуҗалыкларда бу яктан мохитне уңай дип әйтергә була. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәсәлән, «Кама-Бекон» 4 трактор, бөртек җыючы 2 комбайн сатып алган. «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы 1 «К-700» тракторы, 1 чәчү комплексы сатып алу мөмкинлеген тапкан. «Ярыш»та ургыч алганнар иде. «Ул быелгы уракта бик нык ярдәм итте», - дип белдерде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. Шушы техникада үләннәрне теземнәргә салган комбайнчы Фәнис Шәмсиев быел Президент премиясенә дә лаек булды. «Чаллы яшелчәсе+» лизингка 3 «МТЗ»тракторы, 3 сабан, 3 пресслау техникасы алган. Саный китсәң, башка хуҗалыклардан да мисаллар китерергә була.

Газинур Хөснуллин район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана торган, ярыйсы гына үтемле программаларны атый. Мисал өчен, быел гына «Татнефть» катнашындагы программа эшли башлаган. Техника бәясенең 34 процентын хуҗалык үзе түли, 33 процентын - «Татнефть», 33 процентын Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидияли. Бу программа буенча техника яңартырга быел 9 предприятие, 4 фермер заявка биргән. Хуҗалыклар кесәсеннән барысы 11 млн сумлык техника өчен 3 млн 430 мең сум акча чыккан.

2018 елга исә 13 млн сумга заявкалар әзерләнгән, катнашырга теләүче фермерлар саны 2гә арткан. Бу программа белән, нигездә, тагылма агрегатлар алалар. Белгеч шулай ук 40х60 программасын билгеләп үтә. Техника бәясенең 40 процентын дәүләт компенсацияли. 2017 елда гына тагын бер программа эшли башлаган. Аның ярдәмендә 300 ат көченнән куәтлерәк булган, Россиядә җитештерелгән трактор алырга була. Бәянең яртысын монда да министрлык капларга тиеш.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалык быел техниканы шактый күләмдә яңарткан

Паркка саклауга куелган тракторларны, тагылма агрегатларны без фотога да төшереп кайттык. «Шунсыз булмый. Ел саен кулдан килгәнчә яңа техника алырга тырышабыз», - ди хуҗалыкның баш бухгалтеры Илсур Сафин. Татагролизинг аша «МТЗ-1221» һәм «МТЗ-82» тракторлары кайтарганнар. Икесе бергә 4 млн 700 мең сумга төшкән. Хуҗалык беренчел кертемне - 30 процентны башта ук биргән, калган өлешен өч елга бүлеп, ай саен 91әр мең сум итеп бүлеп түләячәк. Бүген әлеге техникаларны ышанычлы механизаторлар Рафаиз Бариев һәм Ринат Габидуллин иярли. «КУЗБАСС-Т» дип аталган чәчү комплексы сатып алганнар. Монысын тулысынча түләп. Барысы 2,5 млн сумга төшкән. «Мондый техника бар иде инде, берне сынап караган идек. Шулай ук чит илдә җитештерелгән ике чәчү комплексыбыз бар. Чәчүне, нигездә, шушы дүрт комплекс белән уздырабыз. Боларда бар нәрсә дә механикалаштырылган, чәчүчеләр кирәк түгел. Дөрес, өчәр чәчүче йөри торган иске агрегатлар белән дә чыгабыз. Алар, әлбәттә, бик еш ремонт таләп итә», - дип сөйли Илсур Сафин. Федераль программа ярдәме белән, 15 процентка кимрәк түләп, яңа тырма агрегаты алынган, ул 948 мең сумга төшкән. Болар барысы да куәтле тракторлар гына тартып йөрерлек агрегатлар. 40х60 программасы Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка чапкыч, фронталь төягеч, агулау агрегаты, орлык чистарту машинасы алырга ярдәм иткән. 33х33х34 программасын пресслау техникасы алуга файдалганнар. Шулай ук үз акчаларына катоклау, сыек тирес чыгару агрегатлары алганнар. Илсур Сафинның белдерүенчә, биредә ел саен уртача 8-10 млн сумлык техника яңартыла. «Хуҗалыкта бөртек җыю комбайннары, «КамАЗ» машиналары тузып килә. 8 комбайнның берсе генә яңа - 2016 елда алынган «Акрос», калганнары «ДОН-1500»ләр. Киләсе елга программага кереп, тагын бер «Акрос» алып булса яхшы булыр иде», - ди хуҗалык җитәкчелеге. «Әлбәттә, һәр программаның үз шарты бар. Документ җыймыйча, дөрес итеп рәсмиләштермичә генә алардан үтеп булмый. Кирәк булгач, эшлисең инде», - ди баш бухгалтер.

Документларны шартына туры китереп җыя алмау - төп киртә

Районның фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнехановның әйтүенчә, кече фермерларга төрле программаларда катнашу өчен нәкъ менә документларны шартына туры китереп җыя алмау киртә тудыра. Аларга бу эштә грамоталы һәм бушка эшли торган ярдәмче кирәк. Аннары, беренче кертемне түләр өчен счетыңда акчаң булырга тиеш. Кайбер программалар башта ук техника бәясен тулысынча күчерүне таләп итә, документлар үткәннән соң гына аның бер өлеше кире кайта. Юк, миннән булмый дип кулны селтәмәскә, активрак булырга кирәк, ди Минталип Исмәгыйль улы.

Кече фермерлар бүген нинди техника белән эшли, яңарта алалармы? Бу сорауларны без Иске Дөрештә эшләүче Габит Фәрраховка һәм Сөббух Шиһаповка бирдек. «Әле менә 15 ат алып кайтып киләбез, юлда, - дип сүзен башлады Габит Фәррахов безнең телефоннан шалтыратуыбызга. - Моннан кала, 35 баш үгезем бар. Техника дисезме? Иске инде! Ике чылбырлы тракторым бар. Берсе 44 ел, икенчесе 28 ел элек чыгарылган. Өченче ел пресслау агрегаты белән бер «МТЗ-82» сатып алдык. Үз акчабызга. 1 млн 500 сумлык трактор иде, 40 проценты кире кайтасы дигәннәр иде, 200 меңе кайтты. Анысына да сөендек. 34 еллык «Нива» комбайны бар. «ДТ»ларның ремонтсыз торганы юк инде. Улларым белән эшлим мин. Беребез көн саен базарда, запчастьлар җыябыз. Ә программаларда катнашырга тырышып карадым. Ике мәртәбә кире бордылар», - дип фикерен җиткерде Габит Газизҗан улы.

Ә менә Сөббух Шиһапов өч ел элек 3 млн сумлык грант отуга ирешкән. Ул акчага «ГАЗ-53» машинасы һәм «МТЗ-1221» тракторы алган. Үз исәбеннән куллануда булган «Нива» комбайны сатып алган. «Тагын ике «ДТ» тракторы, бер «Беларусь» бар. Акчаны нык чыгаралар да бит, ләкин шулар белән көн күрәбез әле. Мал исәбенә яшибез инде. Иген игеп кенә ерак китеп булмый - чөнки сату бәясе юк. Итне ярминкәдә генә сатып була, анда да урын алу проблемалы. Бүгенге көндә 100 башка якын үгез тотам. Ә техниканы яңартасы килә инде ул, сүз дә юк. Грантлар алуда документ җыю эше хәзер тагын да кыенлашты. Улым Инзил дә фермер минем. Шулай ук омтылып карады дәүләт ярдәме алырга - барып чыкмады. Гайрәте чикте, фермер хуҗалыгын ябам ди хәзер», - дип борчуларын җиткерде чираттагы фермер да.

Минталип Миңнеханов кече фермерларга, аерата эшне яңа башлаучыларга ярдәм күбрәк булсын иде, ди. Чыннан да, 1 млн сумлык булса да бер грант алсалар нинди саллы ярдәм булыр иде ул аларга. Ә эшләргә кирәк: басуны да эшкәртергә, малны да туйдырырга. Шунсыз көн күреп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев