Васил Хаҗиев инвалидларга «Якты юл» газетасын бүләк итте
Ноябрь ахырында республикада «Язылу бүләк ит!» дигән хәйрия акциясе эшли башлаган иде. Аны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин игълан итте. Әлеге чара кысаларында, яңа елга кадәр теләгән һәркем ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, пенсионерларга, инвалидларга матбугат чараларын яздыра ала. Район башлыгы Васил Хаҗиев та Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче 8 инвалидка «Якты...
Ноябрь ахырында республикада «Язылу бүләк ит!» дигән хәйрия акциясе эшли башлаган иде. Аны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин игълан итте. Әлеге чара кысаларында, яңа елга кадәр теләгән һәркем ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, пенсионерларга, инвалидларга матбугат чараларын яздыра ала. Район башлыгы Васил Хаҗиев та Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче 8 инвалидка «Якты юл» газетасын бүләк итте.
Без игелекле гамәле өчен Васил Гариф улына бик рәхмәтле. Әле район басмасына язылырга вакыт бар - мохтаҗларга рухи азык бүләк итәргә теләүче изге күңелле затларыбыз тагын да табылыр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев