6 октябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда "Ел укытучысы-2017" билгеле булды
Ул - Казанның 2 нче лицей-интернаты укытучысы. Казанның 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин Татарстанның "Ел укытучысы-2017" булды. Бу хакта "Корстон" комплексында Укытучы көненә багышлап уза торган тантанада игълан иттеләр. Шулай ук, Алмаз Хәмидуллин Россиянең иң көчле укытучылары бишлегенә эләккән. Аларны Мәскәүдә Россия Президенты Владиии Путин тәбрикләгән.
-
«Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр»
Татар халкының танылган мәгърифәтчесе Риза Фәхреддиннең «Гыйлем юлы - бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы - бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр», - дигән сүзләре белемнең ни дәрәҗәдә кирәкле һәм кыйммәтле булуын дәлилли. Шушы юлда юнәлеш бирүче, әйдәп баручы кеше - ул мөгаллим. Хәзер укытучы...
-
Мамадыш якташлары очраша
7 октябрь 16 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Мамадыш якташлары очраша. Чарага зур делегациянең килүе көтелә, ярминкә оештыру планлаштырыла. Көтеп калабыз. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50, 70-16-24. 0+
-
Яңа Сарайлыда котыру чире белән бәйле рәвештә карантин игълан ителде
Районның Яңа Сарайлы авылында котыру чире белән бәйле очрак ачыкланды. Шул сәбәпле биредә ике айга карантин игълан ителде. Бу турыдагы Указга Президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Район ветеринария берләшмәсенең өлкән эпизоотологы Альфира Харисованың хәбәр итүенчә, авылдагы бер йортның ишегалдына төлке килеп керә. Кош-кортларга ташланырга җыенганда аны хуҗа кеше күреп кала...
-
«Көзге муллык»: 17нче конкурсант – Дарья Портнова
Шилнәбаштан Даша - конкурсыбызның иң яшь катнашучысы. Аңа 7 яшь. Хатында ул болай язган: «Әнием Еленага һәм абыем Женяга мин уңыш җыюда ярдәм итәм. Бергәләп бәрәңге алганда үрдәк формасындагы ике бәрәңгене күреп алдым. Менә шушы була инде ул көзге муллык».
-
«Безнең дә бар иде яшь чаклар»...
Авыл җирлеге башлыгы гармунчы да, музыкант та булгач бигрәк шәп икән дип, кайттым Сәмәкәй авылында узган өлкәннәр көне уңае белән үткәрелгән чарадан. Бәйрәмдә катнашкан барыбызны да - ак яулыклы әбекәйләрне, кунакларны, «Зиләйлүк» фольклор коллективы үзешчәннәрен җырлатты да, биетте дә Зиннур Сәгыйтов. Оста гармунчы - бәйрәм күрке. Бик җылы, рәхәт очрашу...
-
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмне яхшы кәефтә каршылый
Чөнки ашлык, көтелгәнчә, зур булды, терлек азыгы да запас белән әзерләнде, яшелчә культуралары да уңды һәм аларны бүген җыеп алу дәвам итә. Республика буенча 5 млн тоннадан артык икмәк җыелды. Тукай районы да соңгы берничә ел өчен иң яхшы күрсәткечкә иреште - барлык җыелган икмәк күләме 153,5 мең тоннаны тәшкил...
-
Газетаны ташламалы бәядән яздырып калыгыз
5-15 октябрьдә «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2018 елның беренче яртысына ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелә. Бу вакыт аралыгында абунәчеләр район басмасына 594 сумнан языла ала. Тулы бәя - 660 сум. Җомга санын гына алган очракта 491 сум 40 тиен түләргә туры киләчәк. Ташламасыз бәя 546 сумны тәшкил итә. Хөрмәтле...
-
Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
«Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды», - диелә котлауда. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгы хәбәр итә. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады: «Чын күңелдән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! Соңгы ун...
-
САБЫЙЛАРГА ӨСТӘМӘ РИЗЫКНЫ КАЙЧАН БИРӘ БАШЛАРГА? ТАБИБ КИҢӘШЕ
Баланы тукландыру мәсьәләсе бик мөһим, аеруча да сабый тормышының беренче елларында. Бу - баланың үсеше, аның тормышының, организмының алга таба программалашуы. Балаларның организмы нык, стресска чыдам булсын өчен аларны инде берничә айлык вакытта дөрес һәм витаминнарга бай ризыклар белән тукландырырга киңәш итә табиблар. Академик Ю.Е.Вельтищев исемендәге медицина фәнни-тикшеренү клиник педиатрия...
-
Тукай районында 6 октябрьгә һава торышы
Бүген, 6 октябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава булачак. Төштән башлап яңгыр явачак, кичкә таба ул тагын да көчәер, дип фаразлый синоптиклар. Һава температурасы көндез 10 градус җылы, төнлә +4 градус. Җил секундына 9 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразына караганда, ял көннәрендә дә явым-төшем көтелә, көндез 10 градус...