Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр»

Татар халкының танылган мәгърифәтчесе Риза Фәхреддиннең «Гыйлем юлы - бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы - бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр», - дигән сүзләре белемнең ни дәрәҗәдә кирәкле һәм кыйммәтле булуын дәлилли. Шушы юлда юнәлеш бирүче, әйдәп баручы кеше - ул мөгаллим. Хәзер укытучы...

Тукай районында милли мәгариф буенча узган 2016-17 уку елында иң алдынгы булып танылган Яңа поселогының татар теле укытучыларының иң өлкәне, район татар теле олимпиадасында беренче, республикакүләм татар теле олимпиадасында призлы урын алган укучы тәрбияләгән, күптән түгел генә гомер бәйрәме - юбилеен билгеләп үткән Резидә Мәүҗетовага укытучы һөнәренең асылын аңлатуын сорап мөрәҗәгать иттек.

- Резидә Гайсовна, хәзерге XXI гасыр татар теле укытучысы нинди өч төп сыйфатка ия булырга тиеш?

- Гомумән, укытучыга бүгенге көндә зур таләпләр куела. Ә милли мәгарифне үстерүче кеше буларак татар теле, әдәбияты укытучысына исә икеләтә күбрәк бурычлар өстәлә, дип әйтер идем. Беренчедән, укытучы гыйлемле, педагогиканы, психологияне, укыту методикасын, әлбәттә инде, укыткан фәнне су кебек эчәргә тиеш. Икенчедән, укытучының инновацион технологияләрдән хәбәрдар, инициативалы, замана сүзе белән әйткәндә, креатив, иҗади эзләнүчән булуы мөһим. Өченчедән, татар теле укытучысы милли җанлы булырга тиеш. Чөнки безнең - татар теле укытучыларының иң әүвәлге бурычы - ул укучыларыбызда туган телгә, җиргә, Татарстаныбызга хөрмәт, ярату тәрбияләү, милләтара дуслыкның туган телдән башлануын җиткерү. Ә рус, башка милләт вәкилләренә исә республикада дәүләт теле булган татар теленең байлыгын күрсәтү.

- Бүгенге көн вәзгыятендә Сез санап киткән шушы бурычларга ирешү авырмы?

- Безнең җирлектә, ә Яңа поселогында 13 милләт вәкиле яши, татар теленә карата бер дә кырын караш юк. Бәлки нәкъ менә күпмилләтле, бер-беребезгә авылдаш итеп, дус итеп караганга шулайдыр. Татар теле, рус теле дәресләрен дә, башка гуманитар фәннәрне дә, шулай ук төгәл фәннәрне дә укучылар бик теләп үзләштерә.

- Сез 30 елдан артык мәгариф өлкәсендә эшлисез. Элеккеге укучы белән хәзерге заман укучысы аерыламы?

- Парта артындагы һәр сабый - үзенең балкуын билгеле бер вакытка кадәр генә тыеп торучы йолдыз ул. Һәм монда вакыт, замана мөһим түгел, 30 ел элек тә шулай иде, 30 елдан соң да шулай булачак. Ә тәртип, дөньяга караш ягыннан, әлбәттә, укучылар хәзер гел башка төрле. Алар алдынгы, кызыксынулары инде китап-дәфтәр белән генә чикләнми, алар яңалыкка омтыла. Шуңа күрә гасырлар буена тупланып килгән гыйлемне инде электрон ресурслар, инновацион технологияләр ярдәмендә укытабыз.

- Сезнең укучыларыгыз район күләмендә генә түгел, ә республикада оештырылган олимпиадалар, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, призлы урыннар ала. Мондый уңышның сере нәрсәдә?

- Моның сере, гомумән, юк. Бары тырышлык, укучыга ышаныч һәм шәхси вакытыңны кызганмау гына. Быелгы күрсәткечләр буенча район мәгариф өлкәсе республикада аска төште. Без моңа бик борчылдык. Укытучының хезмәте бит укучылар уңышы аркылы бәяләнә. Җәйге каникул вакытында да укучыларны олимпиадаларга әзерләү белән уздырдык.

- Укучыларыгыз мәрхәмәтлеме? Сез салган белем орлыклары җимеш бирәме?

- 30 елдан артык эшләү дәверендә төрле укучылар, төрле гаиләләр белән очраштым. Әлбәттә, белем ул беркайчан да эзсез югалмый. Шулай да кайбер укучыларым арасында бүгенге көндә төрле сәбәпләр аркасында начар гадәтләргә бирелеп киткәннәре дә очрый. Тик, мине күрүгә, кулындагы нәрсәсен яшереп, утырган, яткан җиреннән тураеп басып, «Исәнмесез, Резидә Гайсовна», дип исәнләшәләр, аларга нәсыйхәт биреп китәм. Укучыларымны үз балам кебек күрү гадәте бар миндә. Бервакыт чыгарылыш сыйныфтан соң бер укучымның кая барырга белми аптырап йөрүен күрдем. Гаиләсе аның киләчәген кайгыртмый, ләкин бик акыллы, тырыш кыз иде. Кулыннан тоттым да, шундук Чаллыга алып киттем. Педагогия көллиятенә барып кердек, документларны кабул итүнең соңгы көне иде, 2 мең сум акча кирәк булып чыкты. Тик, үч иткәндәй, сумкамда акча юк бит. Киттек мәгариф идарәсенә, китапка дип җыйган фонд акчасыннан бурычка 2 мең сум тоттырдылар миңа. Шулай итеп, ул кызны укырга кертеп кайттым ул көнне. Укуын уңышлы тәмамлады. Бүгенге көндә ул кыз Чаллы шәһәренең алдынгы мәктәбендә абруйлы укытучы, башлангыч сыйныфларны укыта. Миңа рәхмәтен һәрчак сиздереп тора. Эшләү дәверендә укучыларымның балаларын да укытып чыгардым, инде оныкларын да укытам. Сыйныф җитәкчесе буларак та бик күп баланы тормыш юлына озаттым. Аларның яхшы уку йортларына керүләренә, зур кеше булып эшләүләренә чиксез куанам.

- Хезмәткә бирелеп, тәм табып эшләүнең сере нәрсәдә соң?

- Гаиләдә. Әнием, урыны оҗмахта булсын, хезмәттән ямь табарга өйрәтте, үз-үземә ышаныч булдырды. Бүгенге көндә мин эшемә сөенеп барам, эшемнән сөенеп кайтам. Тормыш иптәшем, улыбыз белән горурланып, аларның барлыгыннан бәхетле булып яшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев