«Безнең дә бар иде яшь чаклар»...
Авыл җирлеге башлыгы гармунчы да, музыкант та булгач бигрәк шәп икән дип, кайттым Сәмәкәй авылында узган өлкәннәр көне уңае белән үткәрелгән чарадан. Бәйрәмдә катнашкан барыбызны да - ак яулыклы әбекәйләрне, кунакларны, «Зиләйлүк» фольклор коллективы үзешчәннәрен җырлатты да, биетте дә Зиннур Сәгыйтов. Оста гармунчы - бәйрәм күрке. Бик җылы, рәхәт очрашу...
Килүгә авылның иң өлкән апаларын эзләп таптым. Гайшә апа Абдуллинага 91 тулган, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә аның.
- Яз көне җилкәгә күтәреп орлык ташый идек, җәй буе чүп утаудан кайтып кермәдек, уракта бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләдек. Өс-баш алама, тамак ач, кояш чыкканчы кырдан өшегән бәрәңге алып кайтып, шуннан кәлҗемә пешереп ашый идек. Авырлыкны бик күп күрдек, - дип искә ала Гайшә апа. Янәшәсендә генә утыручы Суфия апа Тәхәвиевага 90 яшь. Сугыш вакытында комбайнчы булып эшләгән. Үсмер кыз «Коммунар» комбайнын иярли. Ул да фронтны икмәк белән тәэмин итүгә бар көчен бирә. Икесенә дә 90 яшьләре тулган көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлау телеграммасын тапшырганнар.
- Кайлардан белеп бетерә ул безнең туган көннәрне дип, аңа бик сөендек, - ди авыл кешесенә хас эчкерсез самимилек белән Гайшә апа. - Гомер буе эшләдек тә, эшләдек, еллары шундый иде бит, рәхәт күрмәдек. Аллага шөкер, картлыгыбыз муллыкта, рәхәттә үтә. Онытмаганнары өчен зур рәхмәт! - ди ул.
Табын артында утырган һәркем шушы җирлектә төрле тармакта намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан затлар. Берсен дә аерып калдырмаганнар, бәйрәмгә чакырганнар. Өлкәннәрне җирлек башлыгы Зиннур Сәгыйтов, район җитәкчелеге исеменнән шәхсән үзем, ветераннар советы рәисе Гөлфирә Петрова бәйрәм белән ихлас тәбрикләдек. Мәдәният йорты җитәкчесе Альфира Исхакова җитәкчелегендә бик матур музыкаль котлау әзерләнгән иде. Сәмәкәй мәктәбе укучылары әби-бабайларга багышлап шигырьләр сөйләде, ярату, хөрмәт сүзләрен җиткерде. Җырчы кыз Ләйлә Сөләйманова, Альбина Ахарисова, «Зиләйлүк» ансамбле башкаруындагы җырларны тамашачы алкышларга күмде. Җирлек башлыгы Зиннур Мәсгүт улының җырлавы бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Ул иҗат иткән «Сәмәкәй авылы» җырын зиләйлүклеләр күтәреп алды, күмәкләшеп, дәртләнеп җырладык.
Өлкәннәр үзләре дә бик оста булып чыкты. Беренче булып 87 яшьлек Мазлума Әхмәтвәлиева «Олы юлның тузаны» җырын башкарды. Гомер буе китапханәдә эшләгән Рина апа Гатина җырлап та, биеп тә күрсәтте. Тавышлары да утырмаган, бик моңлы, яңгырап чыга. «Супер әби» бәйгесендә катнашып «Иң соклангыч әби» исеменә лаек булган Халисә Исламова безнең дә бар иде яшь чаклар, дип биеп киткәч, бөтенләй таң калдым. Хәрәкәтләре яшь кызларча җитез, аңа карап кына торасы килә. Мәдәният хезмәткәре Рәмзия Тәхәвиева тирән мәгънәле шигырь укыды. Ул «Күп нәрсәгә өлгермибез» дип атала. Әйе, дөнья куабыз, якыннарыбызның хәлен белергә, исән чагында әти-әни янына кайтып килергә өлгермибез. Ә алар әкрен генә китә бара, бакыйлыкка күчә, үкенечләр кала... Исән чакларында кадерләрен белик, вакытында җылы сүз әйтик, игътибар, кайгырту белән гомерләрен озынайтыйк без аларның...
Авылның остабикәсе, мөгаллимә Рәмилә Салихова уйландырырлык сүзләр әйтте:
- Авылыбыз кешеләре, өлкәннәребез киң күңелле, мәрхәмәтле, бик тату яшибез. Дөньяда гыйбрәтләр җитәрлек - телевизорны ачсаң, тәртипсез гаиләләрне күрсәтәләр, әбисе оныгы белән хәмер эчә. Бездә андый хәлне күрмәссең, Аллага шөкер! Пакь, матур күңелле, яшьләргә күркәм үрнәк безнең өлкәннәр. Мәдрәсә оештырып, эшләтеп җибәрдек. Бу куанычлы хәл, дәвамлы булсын. Бүген өлкәннәребезне хөрмәтләп мул табын әзерләнгән. Авыл, район җитәкчеләренә рәхмәт, игътибардан калдырмыйлар. Киләчәктә дә барыбызга да хәерле гомерләр насыйп булсын! - дип изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмдә озак еллар Сәмәкәй авыл җирлеге Советы рәисе урынбасары булып эшләгән Нәрисә Мисбахова: «Мин дә ветераннар сафында бит хәзер», - дигәч, бераз аптырап киттем. Аның эштән туктаганын сизми дә калганмын. Аннары үзе дә бик яшь күренә, пенсиядә димәссең дә.
- Өйдә бик рәхәт. Хуҗалыкта эш бетми, оныклар карыйм. Әле менә «Зиләйлүк» ансамбленә йөрим, - ди ул, зур канәгатьлек белән.
Нәрисә генә түгел, коллегаларым редакторлар, башка тармакларда эшләүчеләр арасында да, лаеклы ялга китеп, рәхәт итеп яшәүчеләр күп. Эштән китүгә, кешенең кадере бетә, дип карарга күнексәк тә, монда да хәл үзгәрә бара хәзер. Моңа белгечләр дә игътибар иткән.
Шушы көннәрдә генә видеоконференция режимында узган брифингта да социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы вәкилләре илдә уртача кеше гомеренең озыная баруын, актив ветераннарыбызның артуын билгеләп үтте. Сыенда чагында, нык килеш пенсиягә чыгып, үз кадерен белеп, гомернең алтын көзенең рәхәтен тоеп яшәүчеләр арта. Алар бик актив: яңа һөнәр, шөгыльләр үзләштерәләр, компьютерны өйрәнәләр. Ветераннар клубларына йөриләр, үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар. Үзебезнең редакция ветераны Заһидә апа Нәбиуллинаны гына алыйк: аны өендә тотам димә. Һәрчак хәрәкәттә, я ул ветераннар клубына киткән, әле китапханәдәге, райондагы чарада катнаша. Компьютерда эшли, безгә мәкаләләрен электрон почта аша җибәрә, социаль челтәрләрдә утыра. Ә бит аңа киләсе елда 80 тула!
Картлыкны шатлык итү үзеңнән һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән дә тора. Мондый өлкәннәрнең үрнәге барыбызга да өлге, шулай яшәргә, озын гомерле һәм гел хәрәкәттә булырга язсын.
Инзилә Әхмәтгәрәева,
ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев