Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Сарайлыда котыру чире белән бәйле рәвештә карантин игълан ителде

Районның Яңа Сарайлы авылында котыру чире белән бәйле очрак ачыкланды. Шул сәбәпле биредә ике айга карантин игълан ителде. Бу турыдагы Указга Президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Район ветеринария берләшмәсенең өлкән эпизоотологы Альфира Харисованың хәбәр итүенчә, авылдагы бер йортның ишегалдына төлке килеп керә. Кош-кортларга ташланырга җыенганда аны хуҗа кеше күреп кала...

Районның Яңа Сарайлы авылында котыру чире белән бәйле очрак ачыкланды. Шул сәбәпле биредә ике айга карантин игълан ителде. Бу турыдагы Указга Президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Район ветеринария берләшмәсенең өлкән эпизоотологы Альфира Харисованың хәбәр итүенчә, авылдагы бер йортның ишегалдына төлке килеп керә. Кош-кортларга ташланырга җыенганда аны хуҗа кеше күреп кала һәм үзен сәер тоткан җәнлекне үтерергә мәҗбүр була. Төлкенең гәүдәсе лабораториягә җибәрелә һәм анда котыру чире булганлыгы ачыклана. «Шуннан соң ук ихатадагы барлык терлекләргә котыру чиренә каршы прививка ясалды, хуҗалар үзләре дә вакцина ясатты», - дип белдерде өлкән эпизоотолог.

Указда әйтелгәнчә, ике ай дәвамында бу авылда йорт хайваннары белән сату итү, аларны читкә алып чыгу тыела.

Район ветеринария табиблары төлкеләрнең башка җирлекләргә дә килү куркынычы барлыгын искәртә һәм йорттагы терлек-туарга котыру чиренә каршы прививка ясатырга чакыра. Моның өчен участок ветеринария пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцина кертү түләүсез башкарыла. Сораулар булганда участок пунктларына шалтыратырга була. Түбән Суыксу участогы - 79-82-30, Кнәз - 30-96-05, Күзкәй - 37-67-07, Иске Абдул - 37-07-69, Теләнче Тамак - 79-70-33.

Искәртеп үтәбез, Яңа Сарайлыга кадәр Тукай районында котыру чире узган елның апрелендә Бордыбаш авылында теркәлгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев