6 август 2021 яңалыклары
-
Сыер савучы булып карадым
Бәхеткә димме, сынау булдымы – быел миңа мәдәният өлкәсендә эшләү өстенә, сыер савучы булып та эшләп алырга туры килде. «Акчасы да комачауламас, мәктәптә сыер саварга өйрәттеләр, практика вакытында берәр ай сава идек, онытмаганмындыр әле», – дип, мин эшкә керештем.
-
Мобилизацион резервка чакыралар
Яр Чаллы шәһәренең хәрби комиссариатлары запастагы гражданнарны мобилизацион резервка контракт төзергә чакыра. Мобилизацион резерв – мобилизацион хәлгә әзерлекле булган запастагы гражданнарның бер өлеше.
-
Вирус кайта ияреп, яки Кайсы авылларда чирләүчеләр күп
Җир шарында коронавируска бәйле вәзгыять һич тә яхшы якка үзгәрми. Авыручылар саны арта тора, чикләр ябыла, тыюлар арта. Хәзер бу афәтне туктатуның иң үтемле чарасы вакцина кадату диләр. Әмма вакцина ясатуга каршы көчләр социаль челтәрләр аша халыкны куркыталар, табибларга бармаска өндиләр. Тиздән Дәүләт Думасында вакцина ясатмаска котыртучыларны җавапка тарттырырга дигән канун да кабул ителергә тиеш икән. Тукай районында коронавирус белән чирләүчеләр күпме? Бу чир тагын күпмегә барыр? Вакцина ясатучылар артамы? Әлеге сораулар белән без район үзәк больницасы баш табибы Галим Габбас улы Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек.
-
Редакция бәйгесе «Бу хәл безнең авылда булды»
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу хәл безнең авылда булды» дип исемләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларга иҗади бәйге игълан итә.