Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вирус кайта ияреп, яки Кайсы авылларда чирләүчеләр күп

Җир шарында коронавируска бәйле вәзгыять һич тә яхшы якка үзгәрми. Авыручылар саны арта тора, чикләр ябыла, тыюлар арта. Хәзер бу афәтне туктатуның иң үтемле чарасы вакцина кадату диләр. Әмма вакцина ясатуга каршы көчләр социаль челтәрләр аша халыкны куркыталар, табибларга бармаска өндиләр. Тиздән Дәүләт Думасында вакцина ясатмаска котыртучыларны җавапка тарттырырга дигән канун да кабул ителергә тиеш икән. Тукай районында коронавирус белән чирләүчеләр күпме? Бу чир тагын күпмегә барыр? Вакцина ясатучылар артамы? Әлеге сораулар белән без район үзәк больницасы баш табибы Галим Габбас улы Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек.

– Галим Габбасович, бүгенге көндәге хәл турында сөйләшкәнче, үткән вакыт, пандемия башланган чорны искә төшереп үтик әле.
– Коронавирус тарала башлаганнан бирле Тукай районы буенча COVID-19 белән 321 кеше чирләде. 2020 елда әлег инфекция 113 кешедә расланды. Бүген барлык авыруларның 270е терелде һәм исәптән төшерелде. Әмма бу чир бик астыртын һәм дәвамлы булып чыкты – районда коронавирус белән авыручылар әле бер авылда, әле икенчесендә һаман да чыгып кына тора.
– Бүгенге ситуация нинди? Хәзерге вакытта Тукай районында ничә кеше авырый?
– Бүгенге көндә районда яшәүче 77 кеше коронавирус белән чирли. Көн саен бер-ике кеше теркәлә бара. 39 кеше өйдә торып дәвалана, 12 кеше үзәк больницада ята.
– Кайсы авыл җирлекләрендә авыручылар күп? Моны ни белән аңлатасыз?
– Халык күбрәк яши торган, шәһәргә якынрак булган авылларда авыручылар саны да күбрәк. Әйтик, Бәткедә җиде, Яңа поселогында биш кеше, Круглое Поледа бүген өч кеше чирли, Теләнче Тамакта, Бикләндә, Күктәк Мирсәеттә, «Татарстан» совхозы поселогында, Әҗмәкәйдә шулай ук өчәр авыру теркәлгән. Бик күп авылларда берәр, икешәр кеше дәвалану курсларын үтәләр. Безнең район шәһәргә якын урнашкан, аралашу, бару-кайту күп, кешеләр белән вируслар да ияреп кайта.
– Коронавирустан саклану чаралары хакында да аңлатып китсәгез иде.
– Белгәнебезчә, бүгенге көндә иң үтемле чара – вакцина ясату. Тарихтан күренгәнчә, халкыбыз нинди генә чирләрне кичермәгән? Барысын да вакцина белән җиңгәннәр. Әйтик, холера, тиф, полиомиелит һәм башка йогышлы чирләрдән шул вакциналар белән генә котылдык. Районыбызга СOVID-19га каршы 10 меңнән артык вакцина кайтты. Бүгенге көндә 9500дән артык дозаны кададык инде. Без халыкның 60 процентына вакцина ясарга тиешбез. Хәзер пандемия туктасын өчен 80 процент кирәк дип тә әйтәләр. Вакцина ясатучылар бер көнгә уртача 25-30 кеше була, күмәк килгәндә күбрәк тә җыела. Бер көндә 400дән артык кешегә дә ясадык. 
– Вакцина ясатырга теләүче тукайлылар үзәк больницага килсеннәрме?
– Әйе, безгә дә рәхим итә алалар. Дүрт урында вакцина ясыйбыз. Чиратлар юк. Шуның икесе күчмә, авыллардан авылларга йөреп ясыйлар вакцинаны.
– Вакциналарның төрлесе бар, сайлап ясатырга буламы соң?
– Районга Спутник V, Эпиваккорона, Ковивак вакциналары кайтты. Спутник Лайт та аз күләмдә булса да бар.
– Галим Габбасович, вакцина ясаткан кешегә белешмә кирәк булса ничек алырга?
– Вакцина ясатканнан соң, без кешенең исем-фамилиясен, бөтен күрсәткечләр белән федераль реестрга кертәбез. Аннан вакцина ясатучыга сылтамасы җибәрелә, шуның белән кереп, кәгазьгә бастырып алырга мөмкин.
– Сер булмаса әйтегез әле, үзегез коронавирустан вакцина ясаттыгызмы?
– Ясаттым, бик яхшы кичердем. Райондашларыбызга курыкмаска, ясатырга киңәш итәм. Минем бөтен гаилә әгъзаларым да вакцина куйдырдылар. Хөкүмәтебез ил халкын саклап калырга тырыша, вакцина ясарга чакыра – кеше шуны аңласын иде.
– Интернентта, социаль челтәрләрдә имеш вакцина белән кешегә чип кертәләр дигән хәбәрләр тараталар. Моңа ничек карыйсыз?
– Ялган бу. Ничек инде сыеклыкта чип булсын, дөрес түгел. Әле фәнебез дә, галимнәребез дә андый дәрәҗәгә җитмәгән. Вакцина бары коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен ясала. Уйдырмаларга ышанмагыз.
– Райондашларыбызга бу коронавирус зәхмәтеннән саклану өчен тагын нинди киңәшләр бирер идегез?
– Иң беренче чиратта чисталыкны саклагыз, халык күп булган урыннарга бармаска тырышыгыз, җәмәгать урыннарында – кибетләрдә, автобусларда битлек киеп йөрегез Ә иң мөһиме – вакцина ясатырга ашыгыгыз. Сәламәтлегебезне саклыйк, барысы да үзебезнең кулда.
Мирһади Разов сөйләште.
/ Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев