6 апрель 2022 яңалыклары
-
Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы
Бүген Тукай районы кунаклар кабул итте.
-
Тәмле прәннек рецепты
Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.
-
Игътибар, бәйге!
«Сыерчыгым, рәхим ит!»
-
Районыбыз талантлары
Шигырьләрендә авылы язмышы
-
«Милләтем бизәкләре»
Авылыбыз кешеләре борын-борыннан үзләрен эстетик ләззәт бирә торган әйберләр белән уратып алырга тырышканнар, һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Гузәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең ерак әби-бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Алар моннан 100 ел элек нинди киемнәр кигәннәр соң? Ә 200 ел элек? Аякларында чабата, өсләрендә күлмәк тә ак алъяпкыч, башларында түбәтәй. Әбиләребезнең борынгы сандыгын ачып җибәрсәк…анда бизэнү әйберләре, пәрдә-чаршаулар, сөлгеләр, җәймәләр, ашъяулыклар, тастымаллар, сугылган паласлар, читекләр, чүәкләр…
-
Халатыдай актыр күңеле
Кайчакларда кешеләр мәрхәмәтсезләнде, йомыкыйланды,үз эченә бикләнде, дип зарланырга яратабыз. Чөнки соңы ике елда вируслы авыру аралашуны бик чикләде, очрашулардан курка башладык. Әмма, ни генә булмасын, мәрхәмәтлелек яши. Үз башыңа сынау килгәч моны аеруча сизәсең. Баштан ук сөйлим әле. Мин Борды авылында яшим.41 ел хезмәт стажым бар.Төрле урыннарда, авыл Советында да эшләдем. Ирем совхоз котельныенда эшләде. Үз көчебез белән әйбәт кенә өй җиткереп кердек, балалар үстердек.Инде куанып туймаслык оныкларыбыз бар. Барысы да әйбәт, тыныч, рәхәт картлык көтеп, балалар, оныклар җылысына сыенып яшисе генә калды. Тик барысы да син теләгәнчә генэ бармый шул.
-
Каникуллар күңелле үтте
Безнең Иске Абдул авылында күп еллар “Гиндукуш” хәрби дан музее эшләп килә. Аларның һәрдаим балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәргәнен белә идем. Менә быел үземнең балаларны да бу чараларда катнаштырырга мөмкинлек чыкты.