5 сентябрь 2017 яңалыклары
-
ЭЛВИН ГРЕЙНЫҢ ФАНАТКАСЫ: "ЕЛЫЙ-ЕЛЫЙ АВТОГРАФ СОРАДЫМ, ЯКЫН ДА ҖИБӘРМӘДЕЛӘР!"
Кукмарада шәһәр көнендә Радик Юльякшин чыгыш ясады. Кукмара кызы Айгөл Гыйльфиева җырчыдан автограф алырга теләп, нинди казалар күрүе хакында зарланып һәм шатланып яза. Элвин Грейның Вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә Айгөл Гыйльфиева үзенең тәэсирләре белән уртаклашкан: Хәерле иртә кадерле бурундуклар! Хәлләрегез ничек? Минем бар да шәп! Кичә Кукмарада шәһәр көнендә булдым....
-
Мусабай Завод авылында яңартылган балалар бакчасы ачылды
Мусабай Завод авылында күңелле һәм көтеп алынган вакыйга булды - «Кояшкай» балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды һәм өстәмә төркем ачылды. Бакча хезмәткәрләрен, балаларны һәм аларның әти-әниләрен бу тантана белән авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәтовна, мәктәп директоры Николай Васильевич, район хакимияте вәкиле Робис Лотфуллович, Клара Миргарифановна котладылар. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән...
-
Тукай районы Иске Байлар авылында Тимерче чишмәсе ачылды
Тукай районының Иске Байлар авылында Тимерче чишмәсен ачу тантанасы булды. Чишмә ачуны авыл имамы Җәүдәт хәзрәт изге Коръән сүзе, тимерчелектә эшләгән эшчеләр рухына дога кылу белән башлады. Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев эш барышы турында әйтеп үтте. Тантана барышында кунаклардан бик күп котлаулар яңгырады. Бәйрәмгә килүчеләрне Ф. Шәйхетдинов казанда...
-
Быел да 2010 елдагы кебек дуңгыз гриппы таралу куркынычы бар
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар инфекционисты, КДМУ балалар инфекцион авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин җиткерде. 2009-2010 елларда халыкны бик куркыткан A(H1N1) генлы вирус быел да кабатланырга мөмкин. Грипптан үлем очраклары да булган, ләкин аларның берсе дә авыруга каршы прививка ясатмаган, дип...
-
Боерган авылыннан Рәйсә Шәймарданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Боерган авылының хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Рәйсә Шәйхаттар кызы Шәймарданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров, районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Мәхмүт улы Камильяновлар килде. Рөстәм Илдусович Россия президенты Владимир Путиннан...
-
Тукай районында “Үлемсезлеккә бер адым“ батырлык дәресе узды
Тукай районында икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган "Үлемсезлеккә бер адым" батырлык дәресе узды. Тулырак материалны БИРЕДӘ укыгыз
-
САТАШКАН СЕНТЯБРЬ: САЛКЫН КӨЗГӘ АЛМАШКА ӘБИЛӘР ЧУАГЫ КИЛӘ
Сентябрь башында һава торышы татарстанлыларны гаҗәпкә калдырды. Җәй уртасындагы кебек кызу торган җирдән кинәт кенә көн суытып җибәрде. Ләкин өметсезлеккә бирелергә урын юк: кояшлы көннәр әле булачак, һәм бик тиздән. Әле шимбә көнне генә - 2 нче сентябрьдә Татарстанда чын җәй хөкем сөрде, һава 26 градуска кадәр җылынды. 3 нче...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 5 сентябрь көнне, Тукай районында кояш болытлар арасыннан бер дә күренмәс. Пыскак яңгыр ява. Һава температурасы көндез 12 градус җылы, төнлә + 9 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә болытлы көн, явым-төшемсез.