Боерган авылыннан Рәйсә Шәймарданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Боерган авылының хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Рәйсә Шәйхаттар кызы Шәймарданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров, районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Мәхмүт улы Камильяновлар килде. Рөстәм Илдусович Россия президенты Владимир Путиннан...
Боерган авылының хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Рәйсә Шәйхаттар кызы Шәймарданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров, районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Мәхмүт улы Камильяновлар килде.
Рөстәм Илдусович Россия президенты Владимир Путиннан килгән шәхси котлау хатын, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Килгән кунаклар, балалары, күршеләре иң изге теләкләрен җиткерделәр. Рәйсә апа бүген дә балаларына җеп эрләп оекбашлар бәйли, ишегалдын тутырып кош-корт, үрдәкләр асрый, илгә-көнгә тынычлык теләп, булган тормышына чын күңелдән сөенеп яши. Аның зирәк акылына, олы җанлы, кечелекле, тәмле телле булуына чиксез сокланабыз, дип хәбәр итте безгә Боерган авылы башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев