Тукай районы Иске Байлар авылында Тимерче чишмәсе ачылды
Тукай районының Иске Байлар авылында Тимерче чишмәсен ачу тантанасы булды. Чишмә ачуны авыл имамы Җәүдәт хәзрәт изге Коръән сүзе, тимерчелектә эшләгән эшчеләр рухына дога кылу белән башлады. Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев эш барышы турында әйтеп үтте. Тантана барышында кунаклардан бик күп котлаулар яңгырады. Бәйрәмгә килүчеләрне Ф. Шәйхетдинов казанда...
Тукай районының Иске Байлар авылында Тимерче чишмәсен ачу тантанасы булды. Чишмә ачуны авыл имамы Җәүдәт хәзрәт изге Коръән сүзе, тимерчелектә эшләгән эшчеләр рухына дога кылу белән башлады. Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев эш барышы турында әйтеп үтте. Тантана барышында кунаклардан бик күп котлаулар яңгырады. Бәйрәмгә килүчеләрне Ф. Шәйхетдинов казанда пешкән хашлама белән сыйлады. Ә килгән кунаклар кайнап торган самавыр өстәлен тәмледән-тәмле ризыклар белән бизәде. Нәфис сүз, җыр-бию, бүләкләргә бай булды авыл бәйрәме.
Шушы бәйрәмне оештыруда өлеше кергән һәр кешегә әҗер-саваплар булсын, чишмә суының һәр тамчысы саен изгелек килеп торсын иде, дип яза Иске Байлар авылыннан Наилә Шәйхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев