5 февраль 2021 яңалыклары
-
«Бер көндә намазга өйрәнү»
Узган якшәмбедә Күзкәй мәчетендә шулай дип аталган чара узды. Хуш, исеме күп нәрсә вәгъдә итә, шуңа байтак кеше килгәндер дип уйлап куйдым. Һәм ул, чыннан да, күңелләрне җәлеп итә торган, мавыктыргыч нәсихәтләргә бай, җылы мохитле гаиләне хәтерләткән очрашу булды.
-
Мунча мичен артык кыздырмагыз!
30 январь көнне Яңа Троицкий һәм Шилнәбаш авылларында мунчалар янды. Көндез бердәм диспетчерлык хезмәтенә Шилнәбаштан шалтырату килә. Хуҗа ир-ат башта утны үзе сүндермәкче була, су сибеп карый. Көче җитмәслеген аңлагач, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Кызганычка, бинаны коткарып калып булмый. Ул тулысынча диярлек янып бетә.
-
Хыял грант белән чынга аша
Без Бәшировлар крестьян-фермер хуҗалыгына килгән көнне Альбина белән Хуршедның тагын бер сыеры бозаулады. Бәләкәч безне иркен, чиста, коры салам җәелгән урынында каршы алды – биредә малкайларны кайгыртканнары күренеп тора. «Көн саен бозаулыйлар», – дип, сөенеп һәм горурланып әйтте фермерлар. Малларның артуы грант алганнан соң ирешелгән уңай үзгәрешләрнең берсе.
-
Яшьләр парламенты утырышы
2 февральдә Тукай районы Советы каршында эшләүче Яшьләр парламентының икенче утырышы үтте.
-
Безнең җиңүчеләр
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының региональ этабында Князево мәктәбе укучысы Данил Хәмәтов инглиз теленнән, Сәмәкәй мәктәбеннән Азалия Сибгатуллина биологиядән, Кече Шилнә мәктәбеннән Ирина Александрова җәмгыять белеменнән, Күзкәй мәктәбеннән Язилә Сәхипгәрәева татар теленнән призер булдылар.
-
Дини белем алалар
Яр Чаллының «Ак мәчет»ендә хатын-кызлар өчен белем күтәрү курслары башланды.
-
Без беренче
Әлмәт шәһәрендә тхэквондо буенча үткән ачык ярышларда Тукай районы командасы – спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр беренче урынга лаек булды.
-
Шәҗәрәләр көне
Тукай районының 45 еллыгы кысаларында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Шәҗәрәләр көне» кичәләрен башлап җибәрә.