Хыял грант белән чынга аша
Без Бәшировлар крестьян-фермер хуҗалыгына килгән көнне Альбина белән Хуршедның тагын бер сыеры бозаулады. Бәләкәч безне иркен, чиста, коры салам җәелгән урынында каршы алды – биредә малкайларны кайгыртканнары күренеп тора. «Көн саен бозаулыйлар», – дип, сөенеп һәм горурланып әйтте фермерлар. Малларның артуы грант алганнан соң ирешелгән уңай үзгәрешләрнең берсе.
Дәүләттән 5 млн сумлык субсидия алганнан соң, алар бу акчаны ферманы төзекләндерүгә һәм 40 баш сөт сыерын сатып алуга тота.
«Татарстан» совхозы посселогында урнашкан бу хуҗалык белән танышырга бер еллап элек ул вакытта икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарган Айрат Хәбибуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов килә. Алар фермерларның эшен грант отарлык дип таба.
– Бу хакта ишеткәч, икеләнеп калдык. Бәйгедә җиңә алуыбызга шигебезне белдердек. Тик җитәкчеләр катнашу өчен шартлар барлыгын аңлатты – үз милегебездәге җиребез, фермабыз, малларыбыз бар. Документлар җыярга киңәш иттеләр, – дип искә алды фермерлар. – Акчалата ярдәм безгә бик кирәк, бик вакытлы иде, тик бар танышларыбыз да бертавыштан «Булмас, мондый зур сумманы алай гына бирмәсләр», – дигән иде.
Кирәкле документларны әзерләү, рәсми-ләштерүгә дүрт ай тирәсе вакыт китә. Нәтиҗәдә барлык кәгазьләрне дә тәртипкә китерәләр, фермадагы шартларны да тел-теш тидермәслек, бәйге таләпләренә туры килердәй итеп оештыралар. Бер генә кимчелек кала – Альбина ханымның авыл хуҗалыгы өлкәсендә махсус белеме булмый. Моңа карамастан, катнашу һәм, иң мөһиме, җиңеп чыгу өчен баллар саны җитәрлек җыела.
– Дөресен әйткәндә, авыр булды. Тик без, бернигә дә карамастан, ерып чыктык, – диләр Бәшировлар. – Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Алия Вәгыйзова көн-төн безнең белән элемтәдә булды. Берсүзсез, район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәм иткәнгә күрә җиңүгә ирешә алдык.
Җәй көне зарыгып көткән миллионнар фермерларның банк счетына күчә. Озакка сузмыйча ферманы төзекләндерүгә тотыналар. Әлеге бинаны алар 2019 елны ташландык хәлдә, түбәсеннән су тамып торган килеш сатып алган булалар. Түбәдәге бетон урынына башта җылыткыч материал, аннан соң профнастил җәяләр. 120 метр озынлыктагы, 30 метр киңлектәге мәйданда эш 2 млн 300 мең сумга төшә. Грант акчаларының калган өлешенә, үзләренекен дә өстәп, 40 баш тана сатып алалар.
Күпләр терлекчелектә биш-җиде ел дәвамында ирешә торган нәтиҗәгә алар бер ел эчендә килә. Моның серен фермерлар бар булганны эшкә җигүдә, мөмкин булган бар акчаны файдалануда күрә. Беренчедән, фермерлыкка тотынган гына вакытта алар, тәвәккәлләп, фатирларын, машиналарын сата һәм бар акчаны таналар алуга тота. Икенчедән, нәкъ менә тана алу отышлы була, чөнки алганда алар 40-50 килограмм өчен түләп ала, ә тәрбияләп үстергәч, малларның авырлыгы да арта, орлыкландыргач, бозаулый да. Бүгенге көндә сыерлары көн саен диярлек бозаулый. Март аена сөт бирә торган сыерлар саны 90-95кә җитәр дип исәплиләр. Моңа өстәп, ит өчен токымлы үгезләр дә сатып алалар.
Сыерлар бозаулый башлау белән фермада үзләренең сөтүткәргеч комплексын булдыралар. Анда сыерларны автомат сава, сөт торбалар буенча туп-туры махсус суыткычка бара. Бу сөтнең чисталыгын һәм сыйфатын яңа савылган килеш саклауны тәэмин итү өчен кирәк. Дүрт сыерлык комплекс 800 мең сумга төшә. Аны үз акчаларына сатып алалар, хәзер инде субсидия алу өчен документлар әзерлиләр. Май аенда тагын дүрт сыерлык җиһазлар алгач, бер кеше биш минутта сигез сыерны берьюлы сава алачак. Альбина белән Хуршед исәпләвенчә, март ахырына сөт күләме көнгә 700-800 литрга җитәчәк. Ул вакытта сөтне заводка тапшырырга мөмкин булачак.
Бу хуҗалыкта эшнең гөрләп баруының тагын бер сере – биредә барысы да бердәм, барысы да тырышып эшли. Бу – чын гаилә фермасы, чөнки барлык хезмәткәрләр дә туганнар. Хуршедның абыйсы 55 баш үгез карый, туганының энесе икенче абыйсы белән сыерлар сава. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар. Аларның алтын бәясенә торырлык тагын бер сыйфаты – аек тормыш рәвеше алып барулары.
Авылдан килеп эшләү-че тракторчы Александр Белов та бар араларында. Аның эше турында хуҗалар бик яхшы фикердә. Җәй көне, басуда да эш арткач, башка кешеләрне дә җәлеп итәләр.
Бәшировлар хуҗалы-гында малларга борчак, кукуруз һәм арпа оны ашаталар. Арпаны үз басуларында үстерәләр. Фермерлар җир мәйданын 1000 гектарга кадәр җиткереп, анда бодай, арпа, люцерна үстерергә исәплиләр. Бөртеклеләрне саклау өчен аерым бина төзи башлаганнар.
Бу гаиләдә «исәпли-без» сүзен еш кулланалар, чөнки киләчәкне күздә тотканда алар үз хезмәтләрен, үз мөмкинлекләрен генә исәптә тоталар, акылларына һәм кул көчләренә таяналар. 2024 елга алар фермада 250-300 баш савым сыер булыр дип исәплиләр.
– Әлбәттә, безгә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Укыйбыз, киңәшләшәбез, сынап карыйбыз, – диләр Хуршед һәм Альбина. Чыннан да, булдыралар. Альбина икътисад өлкәсендә белгеч буларак камилләшүдән туктамый – акчаны уңышлы итеп тоту, арттыру юнәлешендә яңа ысуллар үзләштерә. Хуршед балачак хыялын – үзенең зур фермасын булдыру ниятен тормышка ашырып бара. Россиягә килгәч, ул 1996 елдан 2000 елга кадәр шушы фермада – ул чагында «Алмаз» хуҗалыгы комплексында терлекче булып эшли. Абыйсы да шушы өлкәдә хезмәт куя. Туган ягы Таҗикстанда да аларның гаиләсе сыер тоткан, малайлар кечкенәдән маллар карап үскән. Татарстанда исә аларның тәҗрибәсенә яңа белемнәр өстәлә. Үз фермасын оештырганда боларның барысының да кирәге чыга.
Үз хуҗалыгын яратып һәм тырышып алып барган, ныгып барган бу гаиләне күреп, авылдашлары да аларга ярдәм итәргә тырыша.
– Ветеринар Миңнеҗә-лил Әбделмәнов тәүлек-нең теләсә кайсы вакытында килеп җитә, кулыннан килгәннең барын да эшли, без аңа бик рәхмәтле, – диләр Бәшировлар. – Без дә барысына карата яхшы мөнәсәбәттә – авылда техника кирәк булганда КАМАЗын да, тракторын да теләп җибәрәбез.
Фермада аларның ике уллары, кызлары да ярдәм итә. Зурысына ун, кечкенәсенә биш яшь кенә булуга карамастан, балалар идәннәрне дә себерәләр, малларны да ашаталар. Әти-әниләре акчаның кадерен белергә, һәр тиеннең тир түгеп табылганын үз үрнәкләрендә өйрәтә. «Хыялым – фермер булу», – дигән инде кече уллары. Хуп, дәвамчылар булганда, кыю планнар корырга да, ул планнарны тормышка ашырырга да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев