4 апрель 2017 яңалыклары
-
Яңа гына таныклык алган машина йөртүчеләр өчен юл кагыйдәләре үзгәрде
Моннан тыш "права"га имтихан тапшыру һәм юл йөрү таныклыгы алу тәртибендә дә үзгәрешләр бар. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 24 мартта кабул ителгән 333 санлы "РФ Хөкүмәте, Министрлар Советы карарының 1993 елның 23 октябрьдә кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү" һәм 2017 елның 23 мартыннан "Машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру һәм аны алу...
-
Тукай районында җырлы-моңлы шигърият бәйрәме узды
"Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул - кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелендә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү - үзе бер могҗиза түгелмени!?" Тукай районы Түбән...
-
Федераль Сабан туе май урталарында узачак
XVII Федераль Сабан туе Әстерхан шәһәрендә 12-13 май көннәрендә узачак, дип хәбәр итте безгә Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлеге. Милли бәйрәмебезне тамаша кылырга теләгән һәр кеше бара ала. Программада төрле уеннар, җыр-бию, такмаклар, милли ризыклар һәм башка күңел ачу чаралары каралган.
-
Тукай районында һәлакәт: Елгага төшүдән багана гына коткарган
3 апрельдә Комсомолец ягыннан Новотроицкоега керә торган күпердә Яр Чаллыда яшәүче студент егет «Лада Гранта» машинасында юл кырыена төшеп әйләнә. Елгага төшеп китүдән аны юл кырыендагы багана гына коткарып кала. Инспекторлар машинаның спидометры 160 км/сәгатьтә туктап калуын билгели. Автомобиль төзәтерлек хәлдә түгел, баш мие җәрәхәтләре алган һәм бот сөяге сынган...
-
Тукай районында 23 яшьлек кыз машина астында калган
Фаҗига 1 апрель көнне иртәнге сәгать 4 тулгач Яр Чаллы - Зәй трассасының 11нче километрында килеп чыга. Күрәчәгенә каршы, кыз тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә киемендә бернинди яктылык кайтаручы элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән. Кыз Яр Чаллыда яшәгән. Бәрдерүче - Минзәлә районында яшәүче 25 яшьлек егет. Ул «Мазда-6» автомобилендә...
-
Санкт-Петербургтагы шартлау нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелгән
Кичә, 3 апрель көнне көндезге 14.00 сәгатьтә Санкт-Петербург шәһәре метросында шартлау булды. Шуның нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелде. 11 кеше урында ук һәлак булса, 3 кеше алган җәрәхәтләрдән җан биргән. Шартлау «Сенная» станция платформасында һәм «Технологический институт» станциясе янында вагонда булган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә булган террорчылык акты...
-
Апрельгә халык сынамышлары: әтәч кычкырмаса – яңгырга, тузганак чәчәк атса – кыска җәйгә ишарә
Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы...