4 март 2018 яңалыклары
-
«Бер очрашырбыз, ышанам»
Иске Байлар авылы клубында шигърияткә багышланган бик матур әдәби кичә булды. Хикмәт шунда, Иске Байлар авылында туып-үскән, Күзкәй урта мәктәбендә белем алган ветеран-укытучы Бәһиҗә Мифтахова төрле елларда язылган шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырып чыгарган. «Бер очрашырбыз, ышанам» дип атаган ул үзенең иҗат җимешен. Кичәнең беренче өлешендә аның төрле темага язылган...
-
Ташкичу авылында «Ягез әле, егетләр» бәйгесе узды
- Язмыш яңадан туган якларга - Ташкичү авылына алып кайтты. Авыл нык үзгәргән. Матур-матур өйләр калкып чыккан. Авылыбызда яңа мәдәният йорты барлыкка килгән, - дип яза безгә Рәмзия Ямалова. - 23 февраль көненә карата авыл клубы мөдире Айсылу Зарипова «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе уздырды. Клубка чыкканым юк иде, берничә әби...
-
Татарстанда быел алты яңа балалар лагере төзеләчәк
Шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. (Казан, 4 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк. Татарстанда...
-
Авылда яшәүче яшь әниләргә акча бирәчәкләр
Авылда яшәүче яшь әниләргә 2018 елдан яңа төр түләүләр гамәлгә кертелде. 25 яшькә кадәр беренче баласын тудырган хатын-кызларга хәзер бер мәртәбә 50 мең сум акча биреләчәк. Ә инде 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченче баласын тапса, аңа хөкүмәт 100 мең сум күләмендә акча түлиячәк. Ләкин әлеге ярдәм чарасының үз шартлары бар:...
-
Кнәз авылында ир-егетләрне зурладылар, сугыш еллары хатлары укыдылар
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан район авыл җирлекләрендә төрле-төрле чаралар оештырылды. Газета укучыларыбызны шуларның берничәсе белән таныштырып үтәбез. Кнәз авылының мәдәният йортында «Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар» дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде. Тукай районы әлеге эстафетаны Минзәлә районыннан кабул итеп алды. Фотокүргәзмә ачылышына район хакимияте җитәкчеләре һәм бүлек...
-
Штрафны вакытында түләгез
Район ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләргә чакыралар. Әлеге таләпне үтәмәгән өчен районда ел башыннан 70 йөртүче административ җәзага тартылган. Бурычны вакытында түләмәү аның суммасы икеләтә артуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә, транспорт чарасын штрафстоянкага алып китүгә, эшнең суд приставларына барып...
-
Хезмәт хакын конвертта бирсәләр, «кайнар линия»гә шалтырат
«Соры» хезмәт хакына эшләү яки рәсми булмаган мәшгульлек белән шөгыльләнү хезмәт турындагы законда каралган күп төрле социаль гарантияләрнең, стажның һәм эш хакының билгеләнгән күләмен, шул исәптән өстәмә түләүләрне, премияләрне, пособиеләрне һәм, ниһаять, пенсияне югалтуга китерергә мөмкин, дип кисәтә тукайлыларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк. Хезмәтнең мондый тәртибеннән риза булмаучылар...