Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бер очрашырбыз, ышанам»

Иске Байлар авылы клубында шигърияткә багышланган бик матур әдәби кичә булды. Хикмәт шунда, Иске Байлар авылында туып-үскән, Күзкәй урта мәктәбендә белем алган ветеран-укытучы Бәһиҗә Мифтахова төрле елларда язылган шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырып чыгарган. «Бер очрашырбыз, ышанам» дип атаган ул үзенең иҗат җимешен. Кичәнең беренче өлешендә аның төрле темага язылган...

Кичәне оештыручы, алып баручы клуб мөдире Наилә Шәйхетдинова Бәһиҗә апаның тормыш юлы белән таныштырды. Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кыз Кәрәметдин белән Майсырурның 6 балалы гаиләсендә бик бәхетле хыялый кыз булып үсә. Гел шулай булса икән дә бит. Юк шул, язмыш аңа шактый авыр сынаулар әзерләгән була. Кечкенә кыз колхозлашу, репрессия чоры шаһите дә була, Бөек Ватан сугышы елларын башыннан кичерә, урман кисәргә дә, тракторчылар әзерләүче махсус курсларда да укый. Шулай да тырышып-тырмашып мәктәптә укуын да дәвам итә. 1947 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында укытучы булып эшли башлый. Читтән торып Минзәлә педагогия училищесын, аннары Алабугадагы пединститутны тәмамлый. Гаилә корып 5 бала багып үстерергә дә өлгерә, лаеклы ялга чыккач та укытуын дәвам итә. Ул белем-тәрбия биргән укучылар кайларда гына эшләмиләр, укытучылар, галимнәр, башка һөнәр ияләре гомер буе укытучыларына рәхмәтле булып яшиләр.

Гомере зур сынаулар аша узгангамы, югалтулар хәсрәтен кичергәнгәме, күңелендә гел шигъри шәмдәл яна. Бүгенге кичәдә дә күңелләрне тетрәндерә, уйландыра торган шигырьләре яңгырады. Шигырь бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды. Рәмзилә Шакирова, Рәмис Шәфигуллин, Наилә Шәйхетдинова иң матур җырларын бүләк иттеләр, Данил Авзалов өздереп баянда уйнады, Гөлүсә Шияпова татар халык биюен башкарды.

Шигърияткә багышланган кичә чәй өстәле янында да дәвам итте, шигырьләр укылды.

Ләйсәния Авзалова, ветеран-укытучы.
Иске Байлар авылы.

Түбәндә укучыларыбызга Бәһиҗә Мифтахованың «Бер очрашырбыз, ышанам» дигән китабында чыккан кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Ялгыз каен

Тирән уйга чумып карап торам,
Сылу үскән матур каенга.
Әллә яфраклары төшкәнгәме,
Ул да сулган кебек кайгыга.
Аннан ерак түгел башкалары
Тыгызланып бергә утыра.
Ялгыз каен никтер башын игән,
Төшкән кебек дөнья утына.
Түзә алмадым, аңа тиң булыйм дип,
Йөрәк әрнеп бардым янына.
Яфракларын җилпеп моңсу җилләр,
Китмәле, кал, диеп ялына.
Шулай икәү яшел аланлыкта
Без туйганчы утырып сөйләштек.
Ялгызлыктан авыр тагын ни бар диеп,
Моңсу айга карап сөйләштек.
Каеныма әйтәм, әле синең
Ботакларың яшел яфракта,
Сагыну сәламнәре сирәк килә,
Балаларым яши еракта.
Каен белән икәү серләшкәндә,
Ялгыз кәккүк кунды башына.
Үзәкләрне өзеп ул кычкырды,
Төрле уйлар килде башыма.
Каен белән кәккүк озатып калды,
Ялгыз башым киттем аерылып.
Йөрәк әрнеп, сагынып карап куйдым
Балам киткән якка каерылып.

Мәхәббәт

Очрадың да юлларымда,
Күңелне сихерләдең.
Әле дә яшьлектә кабынган
Мәхәббәт хисендә мин.
Моны тою зур бәхеттер,
Иң гүзәл саф хистер ул.
Мәхәббәт ул җанга хуҗа
Бер илаһи көчтер ул.
Гамьсез яшьлек узган инде
Давыл белән, җил белән.
Ә мин аны куа-куа
Юлларымда сөрлегәм.
Яшьлегемә йөгереп кенә
Кайтып буладыр кебек.
Ул мине үрләр артында
Көтеп торадыр кебек.

Нәрсә уйлыйсың икән

Тышта ниләр бар икән,
Юллар ап-ак кар микән?
Бездә дә таңнар аткандыр
Инде Ул да торгандыр.
Хәсрәтләрен таратырга
Күршеләре бар микән?
Аклы киемен кигәндер
Бәлки килер дигәндер.
Бергә чаклар исенә төшеп,
Күңелләре тулгандыр.
Уйлыйдыр ул: «Сау микән,
Эче тулы зар микән?».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев