Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз авылында ир-егетләрне зурладылар, сугыш еллары хатлары укыдылар

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан район авыл җирлекләрендә төрле-төрле чаралар оештырылды. Газета укучыларыбызны шуларның берничәсе белән таныштырып үтәбез. Кнәз авылының мәдәният йортында «Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар» дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде. Тукай районы әлеге эстафетаны Минзәлә районыннан кабул итеп алды. Фотокүргәзмә ачылышына район хакимияте җитәкчеләре һәм бүлек...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан район авыл җирлекләрендә төрле-төрле чаралар оештырылды. Газета укучыларыбызны шуларның берничәсе белән таныштырып үтәбез.

Кнәз авылының мәдәният йортында «Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар» дип исемләнгән фотокүргәзмә эшләде. Тукай районы әлеге эстафетаны Минзәлә районыннан кабул итеп алды. Фотокүргәзмә ачылышына район хакимияте җитәкчеләре һәм бүлек мөдирләре килгән иде. Фотокүргәзмәбез өч зонада үз эшен алып барды. Фойе өлешендә райондашлар сугыш ветераннары катнашында төшерелгән фильм карый алды, солдат киемендә фотога төште, моннан тыш электрон тир, автомат җыеп-сүтү мәйданчыгы, китаплар күргәзмәсе һәм тарихи экспозиция үз эшен башкарды. Чара ахырында җыелганнар һәрберсе дә «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» исемле һәйкәл янында сугыш кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Гомумән, «Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар» дип исемләнгән фотокүргәзмә ике көн райондашларны кабул итте. Бу арада анда Кнәз, Калмаш, Мусабай-Завод, Новотроицкое, Сәмәкәй, Иске Абдул, Теләнче Тамак авыл мәктәпләре укучылары, шулай ук юнармиячеләр, студентлар, яшьләр оешмалары әгъзалары, Кнәз җирлеге халкы булырга җитеште. Фотокүргәзмә эстафетасын, Тукай районы үзенең саллы материалларын өстәп, Яр Чаллы шәһәренә тапшырды.

Бәйрәм алдыннан Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре «Родина» патриотик клубы әгъзалары өчен махсус мастер-класс үткәрделәр. Ул «Кызыл канәфер» исемле Бөтендөнья патриотик акция кысаларында оештырылды. Кызыл канәфер - ул халык истәлеге, рәхмәт сүзләре, батырлык, патриотлык хисләре символы. Мастер-класста катнашучы һәркем үзенә кызыл канәфер ясады, Ватан өчен гомерләрен дә җәлләмәгән батыр солдатларыбызны искә алды.

Икенче көнне исә һәйкәл янында митинг үтте. Чарада тыл хезмәтчәннәре, хезмәт һәм хәрби хәрәкәт ветераннары, Кнәз авылының урта мәктәбе директоры Елена Крупнова белән мәктәп укучылары, «Отвага» яшүсмерләр клубы әгъзалары, «Родина» патриотик клубы яшүсмерләре, шулай ук Кнәз авылы халкы күпләп катнашты. Митингны Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова ачып җибәрде, чараның никадәр мөһим булуын билгеләп үтте. Мәктәп укучылары Анастасия Абрамова белән Арслан Сәфиуллин митингны җаннарга үтеп керерлек итеп, бик хисле алып бардылар. Соңыннан сүз Кнәз мәктәбе укучыларына бирелде, алар патриотлык, батырлык турында шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан сугышлардан исән кайта алмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык, ә «Родина» клубы яшүсмерләре үз куллары белән ясаган кызыл канәферләрне һәйкәлгә салдылар.

Кнәз авылында шулай ук солдат-якташларыбызның һәм аларның командирларыннан килгән хатлар кичәсе дә оештырылды. Әлеге чара, күркәм традиция булып, хәзер инде 27 ел рәттән уздырыла. Кнәз авыл җирлегеннән бүгенге көндә 17 егет армия сафларында хезмәт итә. Мәдәният йорты адресына солдатларның үзләреннән дә, аларның командирларыннан да күпләп хатлар килде. Шуларны уку кичәсенә, һәр елдагыча, күпләп кеше җыела, быел да кнәзлеләр бөтен гаиләләре белән чарага җыелган иде. Бәйрәмебездә хәрби хәрәкәт ветераннары, сугышта ятып калган якташларыбызның әти-әниләре, солдат аналары, аларның туганнары, булачак солдатлар, җирлек яшьләре катнашты. Җыелган халык үтә дә кызыксынып, тетрәнеп Приморье, Хабаровск крайларында, Владимир, Мәскәү өлкәләрендә, Калининград, Екатеринбург шәһәрләрендә, Марий Эл Республикасында хезмәт итүче солдат хатларын укыганны тыңлады. Аларның бөтенесендә дә диярлек солдат хезмәтенең уңай яклары тасвирлана, алар сабыр, мөстәкыйль булырга өйрәнүләре турында язалар. Аеруча да әһәмиятлесе: солдатларның һәрберсе дә әти-әнисенә бик рәхмәтле булуы турында бәян итә, алар хакына дип, үзләре үк язган шигырь яисә җырны башкарып китүебезне үтенә. Бу мизгелләр - бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч, тетрәндергеч минутлары булгандыр, мөгаен. Шулай ук бу көнне егетләрнең командирларыннан килгән хатлар да укылды, аларда солдатларның әти-әниләренә генә түгел, ә мәдәният хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре барлыгы әйтеп үтелде. Кичәдә җыелганнарга матур сүзләрен Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова да җиткерде. Хатлар уку кичәсе матур концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Аны матур итеп Кнәз авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова алып барды. Бу көнне барлык җыелганнарны сәхнә түреннән үзләренең матур җырлары белән Владимир Веретенников, Татьяна Сторожук, Виктория Цитркоп, София Цандер сәламләделәр. Хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булып калган якташларыбыз Сергей Попов, Валерий Пучинин, Валерий Максимов истәлегенә багышлап, чарага килгән һәркем аларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Егетләрнең әниләренә чәчәкләр бүләк ителде, дип яза Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Фотолар Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев