Ташкичу авылында «Ягез әле, егетләр» бәйгесе узды
- Язмыш яңадан туган якларга - Ташкичү авылына алып кайтты. Авыл нык үзгәргән. Матур-матур өйләр калкып чыккан. Авылыбызда яңа мәдәният йорты барлыкка килгән, - дип яза безгә Рәмзия Ямалова. - 23 февраль көненә карата авыл клубы мөдире Айсылу Зарипова «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе уздырды. Клубка чыкканым юк иде, берничә әби...
- Язмыш яңадан туган якларга - Ташкичү авылына алып кайтты. Авыл нык үзгәргән. Матур-матур өйләр калкып чыккан. Авылыбызда яңа мәдәният йорты барлыкка килгән, - дип яза безгә Рәмзия Ямалова. - 23 февраль көненә карата авыл клубы мөдире Айсылу Зарипова «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе уздырды. Клубка чыкканым юк иде, берничә әби белән клубка мендек. Бина бик матур, үзе җылы, якты. Моның өчен җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Айсылу һәр кергән кешене җылы итеп, елмаеп каршы алды. Кичә башланганчы, яшь чакларны искә төшереп, биеп, дискотека ясап алдык. Бәйрәм үзәгендә егетләр булды. Чәчкә прическа ясауда - Хәдис Зарипов, сорауларга җавапта - Мәүҗетдин Сираев, бәрәңге әрчүдә Ленар Исламов алдынгылыкны бирмәде. Һәр ярыш җыр, шигырь белән аралашып барды. Диләрә Гыймаева, Алинә Зарипова башкарган «Сухарики» җыры бигрәк тә күңелгә ятышлы булды. Авылыбыз шагыйрәсе Әлфия Галимова үзе язган шигырьләрен укыды, җырлары белән куандырды. Хәтта кайткан кунаклар да үз һөнәрләрен күрсәтергә кыенсынмадылар. Зал белән бергәләп җырлаулар ярышка тагын да ямь өстәде. Мәүҗетдиннең баянда үзе уйнап җырлавы, Ленарның моңлы тавышы, Хәдиснең «Лезгинка» биюе артислардан бер дә ким түгел иде. Бәйгедә дуслык җиңде. Бу кич минем күңелемдә шундый рәхәт, күңелле булып уелып калды.
Халык аз йөри торган авылда шундый матур кичә уздыру бик күп көч сорый. Бигрәк тә Айрат Гыйлаевның һәр чыгыш өчен өзгәләнеп торуына исем китте. Гыйлаевлар, Зариповлар гаиләсе бердәм гаилә булып, кешеләр өчен хезмәт итәргә лаек икәненә инандым. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, - дип язган Ташкичүдән Рәмзия Ямалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев