4 март 2017 яңалыклары
-
Наталья Мильчакова: Лицензия тартып алыну икътисад тотрыклыгына йогынты ясамаячак
"Татарстанның өч банкыннан лицензия тартып алыну республика банк системасына һәм икътисад тотрыклыгына йогынты ясамаячак", - дип сөйләде «Альпари» аналитик департамент директор урынбасары Наталья Мильчакова «События» газетасына биргән интервьюсында. "Лицензия барсыннан да төрле сәбәпләр аркасында тартып алынды. «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» шәхси капитал норматив күрсәткече түбән - 2 проценттан азрак булу сәбәпле,...
-
Марат Галиев: Татарстан банкларының лицензиясен алу – драма, әмма трагедия түгел
Татарстан Дәүләт советы депутаты белдерүенчә, республика икътисады тотрыклы эшләп килә, кризис җиңеләчәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитетның рәисе урынбасары Марат Галиев «События» газетасына биргән интервьюсында республика банк секторында килеп чыккан хәлне драма дип атады. Ләкин хәл никадәр авыр булса да, бу трагедия түгеллеген ассызыклады. "Өч...
-
"Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусин кулга алынды
"Татфондбанк"ның элекке идарә рәисе 26 апрельгә кадәр сак астында булачак. "Татфондбан" гавами акционерлык җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кулга алында. Тикшерүчеләр таләбе буенча, ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак. Суд карарын ишеткәч, залда булучылар кул чабып алкышладылар. "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусинның кулга алынуы турында хәбәр...
-
Күрше шәһәрдә 6 яшьлек кыз бала 9 каттан егылып төшеп, могҗиза белән генә исән калган
20 февраль көнне сабыйны хастаханәдән чыгарганнар. Түбән Камада уникаль вакыйга булган. 6 яшьлек кыз бала 9 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, могъҗиза белән генә исән калган. Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы коррепондентына бу вакыйга 16 февраль көнне булуын хәбәр иттеләр. "Сәгать 19.45 баланы әти-әнисе хастаханәгә алып килгән. Медиклар...
-
Күңелләрдә яз җылысы
Без, бәйрәм якынлашкан көннәрдә Бәтке авылында урнашкан «Аленушка» балалар бакчасында булып, сабыйларның әлеге күркәм бәйрәмгә ничек әзерләнүләрен күреп кайттык. Алай гына да түгел, балаларның әниләренә әйтәсе ягымлы сүзләрен, матур теләкләрен, ятлаган шигырьләрен видеога төшердек. Әлеге видеоязмаларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://tukai-rt.ru/) карый аласыз.
-
Редакциянең һөнәри эшчәнлеге Россиядә иң куәтлеләрдән саналган компания тарафыннан бәяләнде
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы - "Якты юл" газетасы редакциясен Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Куйбышев тимер юлы - "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы начальнигы Р.Ф.Сайбаталов компания эшчәнлегенә күрсәтелгән игътибар өчен газета мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева исеменә редакция коллективына рәхмәт сүзләре юллады. "Россиядә иң куәтлеләрдән саналган транспорт компаниясе эшчәнлеген яктыртуда күрсәткән һөнәри осталыгыгызны...
-
Хуҗасыз этләрне аулау буенча эшне көчәйтү мөһим
Авыл урамнарында йөрүче хуҗасыз этләр проблемасы җыеннарда да еш күтәрелде. «Бу бер Тукай районы проблемасы гына түгел, ил күләмендә хәл итәсе мәсьәлә. Хуҗасыз этләрнең кешеләргә ташлануы турындагы хәбәрләрне матбугат чараларыннан еш ишетәбез. Бәхетсезлек очрагы килеп чыккач соң була, районда авыл җирлекләренә һәм ветеринария хезмәтенә бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк»,...
-
Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит авыруы
Терлекчелектә төрле йогышлы авырулар булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр дә мал-туарларда була торган йогышлы авыруларны вакытында белеп, тиешле чараларын күрмәсәң, аның бик зур икътисади зыян китерүе ихтимал. Нодуляр дерматит әнә шундый йогышлы һәм куркыныч авыруларның берсе.
-
Җинаять җаваплылыгын мәҗбүри эшләр алыштыра
2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә мәҗбүри эшләр рәвешендәге җинаять җаваплылыгы кулланыла башлады. Закон нигезендә, мәҗбүри эшләр иректән мәхрүм ителүне алмаштыра. РФ Җинаять Кодексының махсус өлешендәге маддәләр буенча, бу төр җәза зур булмаган яки уртача авырлыктагы, яисә беренче мәртәбә кылынган авыр җинаять өчен кулланыла. Җәза ике айдан биш елга кадәр...
-
Узган ел районда 5 кеше хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган
Тукай муниципаль районында узган елны хезмәт урынында 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк. Авырлык дәрәҗәсе буенча караганда 5 очрак - үлемгә китергән. Әлеге мәсьәләне аппарат киңәшмәсендә ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фондының 15нче филиал директоры Фәрит Нәҗмиев күтәрде. Шуларның өчесе иминияткә хокуклы дип табылган....