Җинаять җаваплылыгын мәҗбүри эшләр алыштыра
2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә мәҗбүри эшләр рәвешендәге җинаять җаваплылыгы кулланыла башлады. Закон нигезендә, мәҗбүри эшләр иректән мәхрүм ителүне алмаштыра. РФ Җинаять Кодексының махсус өлешендәге маддәләр буенча, бу төр җәза зур булмаган яки уртача авырлыктагы, яисә беренче мәртәбә кылынган авыр җинаять өчен кулланыла. Җәза ике айдан биш елга кадәр...
2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә мәҗбүри эшләр рәвешендәге җинаять җаваплылыгы кулланыла башлады. Закон нигезендә, мәҗбүри эшләр иректән мәхрүм ителүне алмаштыра. РФ Җинаять Кодексының махсус өлешендәге маддәләр буенча, бу төр җәза зур булмаган яки уртача авырлыктагы, яисә беренче мәртәбә кылынган авыр җинаять өчен кулланыла. Җәза ике айдан биш елга кадәр срокка бирелә. Мәҗбүри эшләргә тартылган гражданинның хезмәт хакыннан суд карары нигезендә билгеләнгән күләмдә дәүләт файдасына акча тотып калына. Бу хезмәт хакының биштән егерме процентка кадәр өлеше булырга мөмкин. Хөкем ителүче мәҗбүри эшләрдән баш тартканда, ул иректән мәхрүм ителә. Бер көнлек эш бер көнлек иректән мәхрүм ителү белән алмаштырыла. Мәҗбүри эшләр балигъ булмаганнарга, беренче һәм икенче төркем инвалидларга, йөкле хатын-кызларга, өч яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларга, илле яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм алтмыш яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм хәрбиләргә карата кулланылмый.
Фото video-lala.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев