3 апрель 2020 яңалыклары
-
Микроавтобуска бәрелгән
Чаллыда 24 яшьлек ир-ат «ВАЗ 21093» автомобилендә парковкада торган «Форд Транзит» микроавтобусын бәрдергән
-
Торакка бәяләр төшәргә мөмкин
Аналитиклар Россиядә апрель аенда коронавируска бәйле рәвештә торак базарында үзгәрешләр булачак дип фаразлый.
-
Прокурорлар булдыра
Тукай районы прокуратурасы хезмәткәрләре «Кызыл ромашка» бәйгесендә катнаштылар.
-
Туган ягымны яратам
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында «Туган ягыма горурланып әйтәм: яратам һәм беләм, беләм һәм яратам» иншалар конкурсы үткәрде.
-
Казанда урамда йөрү өчен белешмә сатучыларны тоткарладылар
Белешмәләрне 1000 сумнан 2000 сумга сатканнар.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын алты яңа очрагы теркәлгән
Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да хастаханәдә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек.
-
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшь инспекторларны дистанцион рәвештә укыталар
Яшь инспекторлар остазлары белән бергә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесенә әзерлекне дәвам итә.
-
Социаль ярдәм
Халыкка матди ярдәм күрсәтү (компенсацион түләүләр) үзәгенә социаль ярдәмнең аерым төрләре буенча ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша (usiugi.tatarstan.ru) гариза бирергә була.
-
Шәһәргә керү һәм чыгу контрольдә
ЮХИДИ постлары сигез урында – Чаллы– Казан, Чаллы-Түбән Кама, Чаллы-Сарман, Чаллы-Минзәлә, Чаллы-Олы Шилнә, Чаллы– Боровецкий дачалары, Чаллы-Түбән Суыксу, Чаллы-Әҗмәкәй юлында урнашкан. Инспекторлар машина йөртүчеләргә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы турында искәртә, хәрәкәт итү хокукы бирү белешмәсе барлыгын ачыклый.
-
Волонтерлар ярдәм итә
Коронавирусның аеруча өлкәннәр өчен куркыныч булуын истә тотып, аларга өйләреннән чыгып йөрмәскә киңәш ителә. Ярдәм сорап шалтырату өчен «кайнар элемтә» булдырылды. Тукай районында яшәүчеләр 8 (8552) 71-91-42 телефонына сәгать 8.00дән 18.00гә кадәр шалтырата һәм үзләренә азык-төлек, дарулар китерүне сорый ала. Кирәк әйберләрне аларга волонтерлар китереп бирә.
-
Авылча үзизоляция
Билгеле булганча, 30 мартта Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Гражданнарның урамда ирекле йөрүе тыелды, өйдән чыгу хәлиткеч очракларда гына рөхсәт ителә. Режимны бозучыларга административ җәза яный. Шул исәптән, авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә дә. Район хакимияте вәкилләре һәрбер авыл җирлегендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлешен тикшерде.
-
Дистанцион укуга әзерлек бара
Тукай районы мәктәпләрендә 6 апрельдән дистанцион белем бирү башлана.
-
Пенсия белән тәэмин итү
30 марттан башлап Пенсия фонды бүлекләрендә халыкны кабул итү алдан язылу буенча гына башкарыла. Анда да бары тик Пенсия фонды сайты яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә алып булмый торган хезмәтләр буенча гына.
-
Автобуслар йөрми
1 апрельдән авыллардан шәһәргә йөрүче автобус маршрутлары да туктатылды.
-
Техника әзер
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак техника әзерлеге тикшерелде.