Якты юл
  • Рус Тат
  • Авылча үзизоляция

    Билгеле булганча, 30 мартта Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Гражданнарның урамда ирекле йөрүе тыелды, өйдән чыгу хәлиткеч очракларда гына рөхсәт ителә. Режимны бозучыларга административ җәза яный. Шул исәптән, авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә дә. Район хакимияте вәкилләре һәрбер авыл җирлегендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлешен тикшерде. 

    Комиссия составына район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, санитар-эпидемиология хәлен кисәтү комиссиясе рәисе Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмир Яббаров керде. Һәрбер төркем 5-6 җирлек һәм аңа керүче авылларны йөреп чыкты. Комиссия халык күпләп җыелу урыннарына – авылның үзәк урамнарына, кибетләргә, ял паркларына, күпфатирлы йорт ишегалларына аеруча игътибар итте.
    Калмаш җирлегендә авыл халкы карантин таләпләрен үти – урамнар буш. Җирлек башлыгы Равия Габдуллина сүзләренчә, халыкка алдан ук аңлату эшләре алып барылган. Бу эшкә бюджет тармагында эшләүчеләр җәлеп ителгән. Аеруча өлкәннәргә аңлатуга басым ясаганнар. «Кагыйдәләрне үтәүгә каршы килүче булмады. Халык бу чаралар куркынычсызлык өчен эшләнгәнен аңлый», – ди җирлек башлыгы.
    Урамда кибеткә баручы ханым очрады. Маска һәм перчатка кигән Гөлсимә Салихова бу чикләүләрне хуплый: «Безнең, гаиләбезнең, якыннарыбызнең гомере шушы гади генә чараларны үтәүгә бәйле. Бу хәлләрдә күпмедер вакыт өйдә утыруың мең тапкыр яхшырак», – ди ул. 
    Күзкәй җирлегендә 70 яшьтән узган Нәкыя Ханнанованы очраттык. Ул да оныгы белән кибеткә барырга чыккан. Белгечләр аңа да коронавирус инфекциясе өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч булуын кисәтте. Өлкәннәрнең иммунитеты түбән, яшь белән бәйле авырулары да җитәрлек. Шуңа күрә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуның ахыры начар тәмамланырга мөмкин. Азык-төлеккә ихтыяҗ булган очракта, алар туганнарыннан ярдәм сорарга яки районда эшләүче «кайнар линия» буенча волонтерлар чакырырга мөмкин. Аның номеры: 71-91-42. 
    Әҗмәкәй җирлегендә ике урында – ял паркында һәм балалар мәйданчыгында халык күпләп җыелган. Берсенең дә битлеге юк. Комиссия бирегә участок вәкаләтлесен чакыртты, ул үз чиратында кагыйдә бозучылар белән белән әңгәмә корды. 
    Рейд барышында карантин таләпләрен үтәмичә йортларыннан чыгучыларга кисәтүләр ясалды. Алга таба андыйларга штраф янавын да искәрттеләр. Беренче тапкыр физик затларга 4 мең сум, аннары 15 мең сумнан 40 мең сумга, вазифаи затларга 50 меңнән 150 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр яки эшчәнлекне 30 тәүлеккә кадәр туктатып тору яный. Әгәр бу хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян салган яки үлемгә китергән икән, гражданнардан 150-300 мең, вазифаи затлардан 300-500 мең, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләтәчәкләр яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә туктатачаклар. 
    Комиссия вәкилләре һәр авылда кибетләргә тукталды. Җирлек башлыклары сүзләренчә, кибет хуҗалары белән аңлату эшләре алып барылган. Сату нокталарында инфекция таралуга каршы күрелә торган чаралар тулысынча үтәлгән. 
    Беренче чиратта, сатучы битлек һәм перчатка кигән булырга тиеш. Сатып алучылар арасында социаль дистанция саклану шарт. Ул 1,5 метр. Шулай ук кибеттә ачык килеш продуктлар сату тыела, алар целлофан төргәкләрдә булырга тиеш. Кибет эче көнгә 5 тапкыр дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. 
    Авыл халкы өчен мөһим булган тагын бер урын – почта бүлекләре дә эшчәнлеген туктатмады. Биредә дә социаль дистанция саклану, медицина битлеге булу шарт. 
    Гомумән, авыл халкы тыңлаучан, алар ситуацияне яхшы аңлый, ди Илфак Бариев. Бер-береңә игътибарны киметергә ярамый. Авылга килгән чит кешеләрне дә күздән ычкындырмаска кирәк. Алар арасында чит илләрдән кайтып кешегә әйтмичә йөрүчеләр дә булуы ихтимал. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: