Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәһәргә керү һәм чыгу контрольдә

ЮХИДИ постлары сигез урында – Чаллы– Казан, Чаллы-Түбән Кама, Чаллы-Сарман, Чаллы-Минзәлә, Чаллы-Олы Шилнә, Чаллы– Боровецкий дачалары, Чаллы-Түбән Суыксу, Чаллы-Әҗмәкәй юлында урнашкан. Инспекторлар машина йөртүчеләргә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы турында искәртә, хәрәкәт итү хокукы бирү белешмәсе барлыгын ачыклый. 

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң машиналар агымы шактый кимеде. Шулай да, сирәк булса да, җиңел, йөк машиналары йөреп тора. Ике юнәлеш тә ябык, һәр якта берешәр инспектор эшли. Һәрбер машина туктатыла. Постка шоферларның күпчелеге тулы әзерлек белән килеп туктый: медицина маскасы киелгән, документлары кулында.
– Шоферлар аңлый, документларын алдан ук әзерләп куялар, мәҗбүр итәргә туры килми. Беренче чиратта, РФ президенты имзалаган карар исемлегенә кергән эшчәнлеген туктатмаска хокуклы эшчеләрдән белешмә сорыйбыз. Мөһиме шул – машина салонында булган һәрбер кешедә белешмә булырга тиеш, бу такси хезмәте белән файдаланучыларга да кагыла. Югыйсә, автомобиль алга таба хәрәкәтен дәвам итә алмый. Махсус сервис аша СМС-хәбәр җибәреп мөһим эшләре буенча юл тотучылар да очрый. Мондый рөхсәтне суд, мәктәп, дәваханә, банк, дачага баручылар, җирләү процессында катнашырга теләүчеләр, шулай ук өлкән яшьтәге әти-әнисенә азык-төлек, дару илтүчеләр ала ала. Аларга тоткарлыксыз хәрәкәт итү мөмкин. Бу рөхсәт белән дачаларга баручылар күп очрый. Шулай ук шоферның яшәү урыны буенча теркәлгән адресын тикшерәбез. Үз өенә юл тотса, хәрәкәтен чикләмибез, – ди инспектор. 
Машина салонында белешмәсе булмаган пассажирларга, шулай ук СМС-хәбәр җибәреп тиешле рөхсәт алмаучыларга административ чаралар кулланылырга мөмкин. Әлегә андый режим бозучыларны кире боралар.
Инспекторлар әйтүенчә, режим бозучылар арасында таксистлар күп. «Машина йөртү таныклыгыннан башка бернәрсәләре юк. Авылга заказ буена барабыз дип акланалар», – ди алар. Әмма карар катгый – мондый акланулар ярдәм итми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев