Торакка бәяләр төшәргә мөмкин
Аналитиклар Россиядә апрель аенда коронавируска бәйле рәвештә торак базарында үзгәрешләр булачак дип фаразлый.
Бу яңа төзелгән йортларга да, икенчел торакка да кагылачак, диләр алар. Җәйгә күчемсез милеккә бәянең 10-20 процентка төшүе көтелә, дип билгелиләр экспертлар. Ә торак сатып алуга ихтыяҗ инде апрель аенда ук кимиячәк. Аналитиклар пандемия һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр никадәр озаграк дәвам итсә, торак сатып алу күләме дә шулкадәр кимрәк булачак, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев